Зәй офыклары

4 июль көнне юкә чәчәге җый

Бүген православие конфессиясе вәкилләре изге Иулиан Тарсийскийны искә ала, ул император Максимилиан идарә иткәндә дин тотуы өчен җәзалана. Бу көнне юкә чәчәкләре җыялар. Алар нәкъ шушы вакытка чәчәк ата. Мәсәлән, юкә чәчәге кешене күз тию һәм бозымнан саклый дип санала. Юкәне урманчыларга кисәргә ярамый, болай эшләү урманда адаштыруга китерә дип...

Бүген православие конфессиясе вәкилләре изге Иулиан Тарсийскийны искә ала, ул император Максимилиан идарә иткәндә дин тотуы өчен җәзалана.

Бу көнне юкә чәчәкләре җыялар. Алар нәкъ шушы вакытка чәчәк ата. Мәсәлән, юкә чәчәге кешене күз тию һәм бозымнан саклый дип санала. Юкәне урманчыларга кисәргә ярамый, болай эшләү урманда адаштыруга китерә дип юрыйлар. Әгәр дә йорт каршында үсүче юкә кинәт чирләп китсә яки кибә башласа, гаиләдә начар хәлләр булыр дип көткәннәр. Халык медицинасында юкә чәчәге күп төрле авыруларга каршы кулланыла: ул тән температурасын төшерә, тир бүленеп чыгуын һәм бактерияләргә каршы торучанлыкны арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: