Зәй офыклары

509 укучы өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме оештырыла

Бүген - 24 майдан Зәй районы мәктәпләрендә агымдагы уку елы тәмамлануын хәбәр итеп "Соңгы кыңгырау" бәйрәме башланды. Тантаналы линейкалар IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен оештырыла. Быел 509 укучы районда тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Алар беренче дәүләт имтиханнарын тапшыруга 26 майдан керешә. Укучылар үзләре сайлап алган - җәмгыять белеме, химия, информатика, рус әдәбияты...

Бүген - 24 майдан Зәй районы мәктәпләрендә агымдагы уку елы тәмамлануын хәбәр итеп "Соңгы кыңгырау" бәйрәме башланды. Тантаналы линейкалар IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен оештырыла. Быел 509 укучы районда тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Алар беренче дәүләт имтиханнарын тапшыруга 26 майдан керешә. Укучылар үзләре сайлап алган - җәмгыять белеме, химия, информатика, рус әдәбияты фәннәреннән имтиханнар тапшыра. 6нчы мәктәптә оештырылучы сынауларда 231, 7нче мәктәптәгесендә 179 укучы катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: