Зәй офыклары

55 ел элек 9 мартта Иске Тәкмәк басуына “Восток” корабы төшә

Сынау максаты белән Космос киңлекләренә җибә­рел­гән "Восток-0" корабы, адашып, Җир белән элемтәне югалта һәм билгеләнгән урынга очып барып җитә алмыйча (ул Саратов өлкәсенә төшәргә тиеш була), Татарстанның Зәй районы Иске Тәкмәк авылы басуына килеп төшә. Бу хәл 1961 елның 9 мартында була. Басуда, аппарат төшкән урында, зур шар, корабль хәрәкәтен...

Сынау максаты белән Космос киңлекләренә җибә­рел­гән "Восток-0" корабы, адашып, Җир белән элемтәне югалта һәм билгеләнгән урынга очып барып җитә алмыйча (ул Саратов өлкәсенә төшәргә тиеш була), Татарстанның Зәй районы Иске Тәкмәк авылы басуына килеп төшә. Бу хәл 1961 елның 9 мартында була.

Басуда, аппарат төшкән урында, зур шар, корабль хәрәкәтен туктату җиһазы һәм космонавт комбинезоныннан манекен табыла. Шар эченнән диңгез дуңгызчыгы, соры тычкан һәм "Чернушка" исемле эт алына.Мондый истәлекле вакыйганы хәтердә тоту өчен Зәйдә соңгы тапкыр космоста булган эт-Чернушкага һәйкәл куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: