Зәй офыклары

58 кешенең гомере өзелгән

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе хәбәр итүе буенча, кичә - 29 октябрьдә республикада алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырган 19 кеше тоткарланган, 24 очрак юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы полосага чыгу белән бәйле, 29 очракта балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү ачыкланган. Кеше үлеме белән бәйле...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе хәбәр итүе буенча, кичә - 29 октябрьдә республикада алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырган 19 кеше тоткарланган, 24 очрак юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы полосага чыгу белән бәйле, 29 очракта балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү ачыкланган. Кеше үлеме белән бәйле һәлакәт тә бар.

Яшел Үзәндә кичке сәгать 7 туларга 20 минутта "ВАЗ-2105" машинасын йөртүче юл кырыннан баручы 1976 елгы җәяүлене бәрдерә. Җәяүле киемендә машина утларын чагылдыра (кире кайтара) торган элемент булмый. Алган җәрәхәтләрдән ул һәлакәт урынында үлә.

ЮХИДИ инспекторлары көзге һава торышының шактый начараюы нәтиҗәсендә машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне сак булырга чакыра. Октябрь аенда республикада юл һәлакәтләрендә 58 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: