Зәй офыклары

6 ноябрь - Татарстан Рес-публикасы Конституциясе көне

Агымдагы елда Татарстанның Төп Законы кабул ителүгә 27 ел була. Кеше, аның иреген һәм хокукларын яклау һәм саклауга йөз тоткан Конституция турында зәйлеләр фикере белән кызыксындык.

Рәүф Насыйбуллин, Бигеш авыл  җирлегенең элекке башлыгы:
-Җирле үзидарә үсеше һәм һәр кешенең иминлек нигезе булып, 27 ел элек кабул ителгән һәм төбәгебезнең Төп Законы булган Татарстан  Конституциясе тора. Әлеге төп документның маддәләрен яттан беләм. Татарстан  Конституциясе кабул иткәндә ул өлгереп җиткән, демократик үсеш алган җәмгыять кануннары иде. Төзәтмәләр кертә торгач, Россия  Федерациясе Конституциясе белән яраклаштырылды. Шулай булуга карамастан, Татарстанда яшәүче халыкларның мәнфәгатьләрен тирән чагылдыра ул.
Илназ Насыйров, Югары Мәлем мәктәбе директоры, җәмгыять белеме укытучысы:
-VI сыйныф укучыларының җәмгыять белеме дәреслегендә “Конституция” дигән параграф бар. Анда сүз Россия  Федерациясе Конституциясе турында, мин шул форсаттан файдаланып, Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү  тарихы һәм әлеге төп документ турында да сөйлим.  Укучыларга Татарстан Республикасы Конституциясе дигән брошюра аша аның маддәләрен бәян итәм.  Малай-кызларда аңа ихтыяҗ барлыгы куандыра.  
Айрат Ганиев:
- Гаиләбездә Татарстан Рес-публикасы Конституциясе китабын кул астында тотабыз. Безнең мәктәп укучылары, югары уку йортында укучы студентыбыз бар. Маддәләрне яттан белмәсәк тә, без әлеге документ белән кызыксынабыз. Кешенең хокук һәм бурычларын белү кебек төшенчәләр гаиләдән башлана бит.   
Саимә Галимова:
- Конституциядән дә мөһимрәк документ юк, аны белү зарур дип саныйм. Икенчедән,  аны белү - респуб-ликабыз үсеш чорында тарих хәтеренә ихтирам билгесе дә ул.
Римма Иванова:
-Республиканың Төп Законына таянып,  икътисадны һәм социаль өлкәне үстерәбез, илнең алдынгы төбәкләре сафында ныклы урын тотабыз. Бу исә үз чиратында  яшәеш дәрәҗәсен яхшырту, кешеләрнең керемнәрен арттыру, яхшы белем бирү һәм сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, мәдәни спорт объектларына йөрү, яшәү өчен уңайлы тирәлек булдыру һәм рухи үсешне тәэмин итү  мөмкинлеге тудыра.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: