Зәй офыклары

70 процентка якын татарстанлы РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш биргән

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча 2 миллионнан артык граждан тавыш бирде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Мин хәзер үк шуны төгәл әйтә алам: бу вакытта ТРда тавыш бирү хокукына ия күпчелек гражданнар катнашты. 30 июнь киченә алынган мәгълүматларга караганда, 2 млн 56 мең 727 кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми саныннан 69,85% тәшкил итә», — диде Кондратьев. Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. Татарстанда плебиситта барлыгы 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Тавыш бирү  хокукына республиканың 2,9 млн кешесе ия.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: