Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

"8 нче март Хатын-кыз! Яз!"

2018 елның 6 мартында Зәй муницпаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге өйдә социаль ярдәм күрсәтү белгечләрләре, социаль хезмәткәрләр, авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә,Тубән Биш авылы мәдәният йортында 8 март – халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бэйрэм үткәрде.

Өлкән яшьтәге апа – әбиләребезне беренчеләрдән булып, Түбән Биш авыл жирлеге башлыгы Дамир Вагиз улы Насретдинов котлады.Бәйрәмне мәдәният йортында шөгыльләнүче яшь талантларыбыз дәвам итте. Балалар башкаруындагы дәртле биюләр, матур эчтәлекле жырлар, өлкәннәребез хөрмәтенә әзерләнгән иң матур буләкләрнең берсе иде. Кичә барышында ак яулыклы апаларыбыз үзләре дә бик актив булып, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар.Зәй муницпаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге өйдә социаль ярәэм күрсәтү белгече котлау сүзләре, изге теләкләрен ишетү кичәне аеруча җанландырып җибәрде.

Әбиләребезнең йөзендә шатлык нуры, эчкерсез елмаю иде. Аларның күңел көрлеген тою безнең өчен икеләтә бәйрәм ул. Кадерле өлкәннәребез исән сау булсыннар, кадер хөрмәттә яшәсеннәр, безнең белән бергә алда бик куп бәйрәмнәрне каршы алырга язсын

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

 

 

Социаль хезмәткәр

Гильмутдинова Г.Ш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев