Зәй офыклары

9-14 мартта шәһәр-районда узачак чаралар

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

9 март
“Без бергә” халык иҗаты республика  балалар сәнгать фестивале  - 9.00 – 17.00, “Энергетик” Мәдәният сарае 
10 март
Республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Тел бишеге – театр” фестивале кысаларында “Минем йөрәгем йорты” спектакле – 17.00, Мирный бистәсе мәдәният йорты
11 март
“Ягез әле, әбиләр!” конкурсы – 10.00, “Энергетик” Мәдәният сарае 
“Май чабу” уен ачу кичәсе – 14.00, Иске Зәй бистәсе мәдәният йорты каршында
12 март
”Авыл клуб учреждениеләре базасында үзешчән театр һәм вокаль коллективларның эш методикасы” темасына район мәдәният хезмәткәрләре семинары – 10.00, Яңа Спас мәдәният йорты
“Май чабу” күңел ачу бәйрәме – 13.00, Мирный бистәсе мәдәният йорты территориясе
13 март
Язгы ярминкә – 7.00, Иске Зәй мәдәният йорты
“Май чабу” күңел ачу чарасы – 10.00, “Энергетик” Мәдәният сарае 
14 март
Балалар мәгариф учреждениеләре арасында бадминтон буенча “Барс” спорт мәктәбе ачык турниры – 11.00, спорт-сәламәтләндерү үзәге  
9-15 март -  “Ялта-Зәй” спорт үзәгендә студентлар  арасында Бөтенроссия чаңгы ярышлары 
9-12 март -  спорт-сәламәтләндерү комплексында кичке сәгать 6да  “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында предприятие-оешмалар, учреждениеләрнең ирләр командалары арасында  волейбол ярышлары 

Шулай ук авыл мәдәният йортларында Халыкара хатын-кызлар көне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Туган як елы, Май чабу бәйрәме уңаеннан төрле кичә-бәйрәмнәр, чаралар узачак. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: