Зәй офыклары

90 ЯШЬ ТУЛАР ИДЕ

Күренекле татар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен өч орден һәм медальләр белән бүләкләнгән Гурий Иванович Тавлинның, исән булса, быел 90 яшен зурлап билгеләп үтәр идек. Гурий Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Урта Баграж авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Биш мәктәбендә укытучы булып хезмәт...

Күренекле татар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен өч орден һәм медальләр белән бүләкләнгән Гурий Иванович Тавлинның, исән булса, быел 90 яшен зурлап билгеләп үтәр идек.

Гурий Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Урта Баграж авылында туган.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Биш мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1943 елда Кызыл Армия сафларына чакырылып, сугышчан юлын танкист буларак Курск дугасында башлый, аннан Днепрны кичү дәһшәтендә катнаша. Украина, Белоруссия, Польшаны фашистлардан азат итү өчен барган бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен ул дәүләт бүләкләренә лаек була.

1946 елда армиядән демобилизацияләнгәч, Гурий Тавлин Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Студент елларында газеталарда шактый гына шигырьләре басыла, язучыларның әсәрләренә рецензияләр яза. 1950 елда аңа милләтчелек рухында контрреволюцион коткы таратучы нахак бәласе ягылып, 10 елга Себергә җибәрелә. Дүрт елдан соң гына аның эше яңадан каралып, реабилитацияләнә.

Тоткынлыктан соң ул янә партиядә торгызыла, укуын тәмамлый. Элекке "халык дошманы" ярлыгы аңа үзе теләгән эшенә кереп китү мөмкинлеге бирми, аңа балаларга белем һәм тәрбия бирү эшен ышанып тапшырырга теләмиләр. Төрле урыннарда эшли, газетада әдәби хезмәткәр, сәркатип, китап нәшриятында, киностудиядә мөхәррир вазифаларын башкара. Институтны тәмамлап 17 ел үткәч кенә ул укытучылык эшен башлый.

Гурий Тавлин - "Сары яфраклар коела", "Йолдызлар безгә янәшә", "Тәвәккәл таш яра", "Алгы сызыкта" һәм башка исемнәрдәге китаплар авторы. Аның беренче зур әсәре - "Дунай дулкыннары" романы кулъязма килеш Дәүләт иминлеге комитетында юк ителә. Үзе кичергән вакыйгаларга нигезләнеп язылган "Афәт" роман-трилогиясенең журнал вариантлары башта "Казан утлары"нда басыла һәм аерым китап булып 1995 елда дөнья күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: