Зәй офыклары

90х60х90 булыйм дисәң – кызыл савыт-саба тот

Иң симез кешеләр АКШ, Мексика, Чили, Ирак, Төркиядә яши. Мексикада ун кешенең җидесе гәүдә авырлыгыннан зарлана. АКШның Миссисипи штатында һәр дүртенче кеше таза. Япония белән Кытайда исә симез кешеләр бик аз, чөнки анда күбесенчә дөге һәм яшелчә белән тукланалар. Хатын-кызларның биш проценты гына 90х60х90 параметрларына ия. Ваниль, алма, банан исе...

Иң симез кешеләр АКШ, Мексика, Чили, Ирак, Төркиядә яши. Мексикада ун кешенең җидесе гәүдә авырлыгыннан зарлана. АКШның Миссисипи штатында һәр дүртенче кеше таза. Япония белән Кытайда исә симез кешеләр бик аз, чөнки анда күбесенчә дөге һәм яшелчә белән тукланалар.

Хатын-кызларның биш проценты гына 90х60х90 параметрларына ия.

Ваниль, алма, банан исе ашыйсы килү теләген баса.

Cкакалкада 15 минут сикереп, 350 калорийны яндырып була. Мондый нәтиҗәгә бер сәгать аэробика белән шөгыльләнгәндә генә ирешергә мөмкин.

Хатын-кызларның 80 проценты фигурасыннан канәгать түгел.

Аз ашарга теләсәгез, кызыл төстәге савыт-саба кулланыгыз.

Белгечләр тарафыннан уйлап табылган диеталарның 90 проценты нәтиҗә бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: