Зәй офыклары

9нчы мәктәптә сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйләштеләр

Зәйнең 9нчы мәктәбендә (коррекция мәктәбе) үзенчәлекле чара узды.

7-8нче сыйныф укучылары белән очрашуга һәм алар белән  күнегүләр уздыру өчен район үзәк дәваханәсенең дәвалау физкультурасы белгече Людмила Антонова килде. Ул укучыларга гади генә күнегүләр аша нык арылганнан соң  арыганлыкны, киеренкелекне  бетерү юллары турында аңлатты, моны нинди күнегүләр аша эшләп булуны күрсәтте.
Моннан тыш, укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, аерым алганда, дөрес туклану, хәрәкәтләнүнең роле турында сөйләде. Исерткеч  эчемлекләр, тәмәке тарту, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләрнең организмга ничек итеп тискәре йогынты ясавын аңлатты.
Очрашуда укучылар үзләренең сәламәтлегенә мөнәсәбәтләре турында тест та үттеләр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: