Зәйнең 6нчы мәктәбендә «Аҗаган -2018” хәрби-спорт уенының муниципаль этабы үтте.
Анда шәһәр мәктәпләренең 8-9нчы сыйныф укучыларыннан торган командалар ярышты. Һәр команданың 8 егет һәм 2 кыздан торган командасы автомат сүтеп-җыю, турникта тартылу, ату кебек ярышларда катнашты һәм хәрби әзерлек курсы буенча сорауларга җавап бирде. Гомуми нәтиҗәләр буенча I урынны 7нче мәктәп командасы яулады. Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе – II, 6нчы мәктәп – III урында. Беренче урынны яулаган команда Зәй данын ярышларның төбәк этабында яклаячак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз