Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ачлык, авырлык, сугыш күргән Рәйсә әбием сокланырлык гомер кичерде

Әлеге язмам әбием, сәяси золым корбаны баласы, тыл ветераны - Рәйсә Рәшит кызы Зарипова турында.

Рәйсә Рәшит кызы Зарипова 1926 елның  5 ноябрендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа әле 14 яшь тә тулмаган була, ул - әлеге чорның әчесен-төчесен татыган бөек затларның берсе. Аның балачак һәм үсмерчак истәлекләрен кадерләп саклыйм мин.

Әбием истәлекләре:

“Әти, Рәшит Зариф улы Зарипов Кукмара волисполком рәисе, әнием, Зәйнәп  Кукмарага якын бер авылда укытучы булып эшләгән. Мин туганда инде апам Резеда бар иде, ә аннары 1928 елда энем Рим туды. Әни эшләгәнлек белән, балаларны карарга Саба районы Курсабаш авылыннан Маһинур исемле кызны алып килгәннәр. Ул чорны әни сөйләгәннәрдән генә беләм.

Аннары әти Аксубай районы “Большевик” совхозы директоры, соңрак Минзәлә районы Воровский исемендәге совхоз директоры булып эшләде. Менә шул совхозда яшәгән чорны бигрәк тә сагынам, ул вакытларның һәр мизгеле истә, күз алдында тора кебек... Әти  хөрмәтле җитәкче иде. Ул бер совхоздан икенчесенә җитәкче итеп күчкәндә, аның эшчеләре аның белән яңа җиргә күчеп киткән. Әти алдынгы карашлы, хәзерге тел белән әйтсәк, креатив, актив  директор булган.

Кышларын ял җитте исә, әти энем Рим белән икебезнең аякка тимераяк (коньки) бәйли  һәм без көне буе бозда шуа, җәйләрен җиләк, гөмбә җыя идек.  Әти искиткеч бала җанлы, кайгыртучан, иркәли белә торган кеше иде. Кичләрен бөтенебез җыелып, лото, шашка, шахмат уйный идек. Әти белән әни татар җырларын көйли иде. Бәйрәм җитсә, барыбыз бергә утырып, пилмән ясый иде.

1937 елның апрель аенда матур, тату гаиләне тулыландырап, энебез Раиф дөньяга килде. Әмма бу ел безнең гаилә өчен ачы кайгылар елына әверелде.

Совхозның бер тракторы сазлыкка кереп батты. Һәр эштә беренче булып йөргән, үтә җаваплы кеше буларак, әти дә тракторны сазлыктан чыгаруда катнашты. Шунда әтигә бик нык салкын тиде, ул Казан хастаханәсенә эләкте. Көзнең бер караңгы төнендә әле терелеп тә бетмәгән әтине алырга кара машина килде. Анда кара киемнәр кигән  кешеләр төялгән иде. (Киемнәре, бәлки, кара да булмагандыр, әмма миңа ул көн кара, шыксыз булып күз алдына килә).  Өйнең өстен аска китереп, нидер эзләделәр алар. Без - балалар (апам Резедага  -12, миңа – 11, энем Римгә - 9 яшь, Раиф – яшь бала) әнигә сыенып торабыз, берни аңламыйбыз.

Әтине алып киттеләр. Әтинең өйдән чыгып киткәндә: “Зәйнәп, минем бер гаебем юк, тиздән кайтырмын, балаларны сакла,” – дигәне хәтердә.

Шул китүдән әти кайтмады. Аңа халык дошманы дигән яманат тагылды.  Безнең өчен бик авыр көннәр башланды. Берничә көннән совхоз йортын бушатырга куштылар. Әни Минзәләдән Безымянная дигән урамнан Матюшиннар исемле кешеләрдә бик иске генә йорт тапты, шунда фатирга кердек. Ул өй шул кадәрле иске иде, баскан саен сайгаклары ямьсез тавыш чыгара иде. Ямьсез тавыш чыгару гына түгел, биредә яшәве куркыныч иде. Шулай бер кичне, аягыма яңа кайнап чыккан самавыр авып, аягымны пешердем. Бер кыш аягыма баса алмый чыктым. Бөтен булган аруырак әйберләрне әни “скупочный магазин”га тапшырып, шуның акчасына җан асрадык.

Әти төрмәдә иде.  Соңрак ул анда каты чирдән вафат булды. Аны ташлап китмәс өчен, әни очны-очка ялгарга тырышты. 2 ел вакыт шулай үтте.

1941 елда безне әнинең туганнары Саба районы Югары Утар авылына әби белән бабай янына кайтардылар. Апам Резеданы әнинең сеңлесе Наҗия апа Казанга үз тәрбиясенә алып китте. Шул елны Бөек Ватан сугышы башланды.

1943  елның август аенда әнинең энесе Муллаян абыйларга Сабага кунакка барган җирдән, укытучылар әзерли торган курсларда укыдым һәм  Югары Утар башлангыч мәктәбенең рус классына укытучы итеп билгеләнүем турында приказ алып кайттым. Шул мәктәптә 8 ел эшләдем.

Шулай итеп, 16 яшемдә, укытучы булып эшли башладым. Мин – бу эшнең җаен, рәтен белмәгән бер бала идем. Бик авыр булды. Башлангыч мәктәп мөдире – Касыйм  абый Әпсәламов бик нык ярдәм итте миңа ул чорда. Дәрес планын ничек төзергә, дәресне ничек итеп алып барырга, барысына да ул өйрәтте мине. Гомерем буе мин аңа бик рәхмәтле булдым.

Бу бит бик авыр сугыш еллары иде. Балаларның өс-башы начар, үзләре – ачлы-туклы, китап-дәфтәр юк. Ул авыр еллар күз алдыннан кино кадрлары сыман узалар. Иртәнге якта  дәрес укытабыз, аннары балалар белән басуга чыгып, калган башакларны җыябыз. Моның өчен һәр балага бер телем булса да ипи эләгә. Башлангыч класслар бит, берсеннән берсе кечкенә, начар, ябык  иде ул мескеннәр. Су аша чыгасы булганда, кайберәүләрен күтәреп алып чыга идек. Кичен, без укытучылар, колхоз эшенә булышырга чыга идек. Халыктан, сугышка җибәрергә әйбер, акча җыя идек. Җыйган малны “Кызыл обоз”га төяп, районга тапшыра идек. Мин, яшүсмер булсам да, берәр капчык ашлык күтәреп, траптан менә идем. Хатын-кызлар оекбаш, бияләй бәйләп, дару үләннәре җыеп, тапшыра иде. Шундый михнәтле, авыр замана иде, әмма кеше бердәм, дус, ярдәмчел иде. Кайгы да, шатлык та авыл кешесе өчен уртак иде.

Без репрессиягә эләккән, халык дошманы балалары идек, ләкин туган илгә, аның җитәкчелегә, сәясәтенә карата миндә нәфрәт юк иде. Сталин үлгәч, үз әтиебезне югалткан кебек хисләр кичердек, еладык, кайгырдык.

Казан педагогия техникумына кереп, аны тәмамладым. 1951  елда Курсабаш мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерделәр. Соңрак Мичән һәм Тимершык мәктәпләрендә дә эшләдем. Кияүгә чыктым, кызым Равия туды. 1 ел авырып, эшли алмадым.  1960 елда Саба районы Төрек-Тәмте мәктәбенә килеп урнаштым. 40 елдан артык укытучы булып эшләдем. Шуның 27 елын (Саба, аннары Теләче районы) Төрек-Тәмте авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем.

Гомерем әрәм узды, дип һич кенә дә әйтә алмыйм,  укучыларым һаман  ихтирам итәләр, искә алалар, очрашуларга чакыралар.

 

Гомер бушка узмады. Илдәге бик күп тарихи вакыйгалар шаһиты булдым: боз өстендә калган челюскинчыларны коткару, беренче атом бозваткычы җибәрелү, совет кешесенең космоска очуы...”

 

Әбием 93 яшенә кадәр Төрек-Тәмте авылында яшәде, 2019 елның 10 октябрендә арабыздан китте, шушы авыл зиратында җирләнде.

Бабам Җәләлиев Хабибрахман белән матур итеп яшәделәр, кызларын, оныкларын үстерделәр, аннары оныкчыкларны тәрбияләргә ярдәм иттеләр. Соңгы көннәренә кадәр Рәйсә әби Төрекне, аның кешеләрен яратып, хөрмәт итеп яшәде.

Бөтен гомерен диярлек ул балаларны тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлады. Һәр укучысын хәтерендә йөртеп, күңел түрләрендә кадерләп саклый иде. Шәкертләре дә аны онытмады. Һәр ел саен очрашуларга чакырдылар, туган көне белән котламый калмадылар. Әби ахыргы көненә кадәр акылында булды, актив яшәү рәвеше алып барды, тормыштан артта калмаска тырышты. Һәр нәрсәдән хәбардар иде. Аның акыллы киңәшләре күнелгә уелып калды. Кешелекле, тәрбияле булырга өйрәтте ул безне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев