Зәй офыклары

«Адмирал»дагы янгында үлүчеләр бар

Кичә Казанда чыккан янгын беркемне дә битараф калдырмады. "Адмирал" сәүдә үзәгендә бүген фаҗига урынында коткаручылар эшли. Шаһитләр сөйләвенчә, ут сәүдә үзәгендә урнашкан кафе яныннан башланган. Аннары бөтен бинаны колачлап ала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сәбәпләрен болай аңлата: кафе сакчысы электр чыбыгының төтенләп торуын күреп ала. Шулай да янгын сүндерүчеләргә...

Кичә Казанда чыккан янгын беркемне дә битараф калдырмады. "Адмирал" сәүдә үзәгендә бүген фаҗига урынында коткаручылар эшли. Шаһитләр сөйләвенчә, ут сәүдә үзәгендә урнашкан кафе яныннан башланган. Аннары бөтен бинаны колачлап ала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сәбәпләрен болай аңлата: кафе сакчысы электр чыбыгының төтенләп торуын күреп ала. Шулай да янгын сүндерүчеләргә хәбәр итүне кирәк тапмый, үзе генә сүндермәкче була. Бары тик күпмедер вакыт үткәч кенә, үзе генә сүндерә алмаячагын аңлагач, ярдәм чакыра. Бу вакытта бөтен ишекләр ачык була, һава агымы нәтиҗәсендә ут көчәйгәннән көчәя һәм сәүдә үзгенең төп бинасына күчә. Бүген иртән янгын урынына Самара һәм Түбән Новгородтан да коткаручылар килгән. Фаҗигадән соң коткару эшләрендә катнашучыларның саны 1000гә җитте. Алар сменалап эшләп, харәбәләрне җыештыру белән шөгыльләнәчәк. Янгында 40 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 4 кеше үлгән. Аның берсе һәлакәт урынында, өчесе хастаханәдә вафат булган. Һәлак булучының берсе янгын сүндерү хезмәткәре, дип тә әйтелә. 14 кеше хастаханәдә. Хастаханәләрдә психологлар эшли, "кайнар линия" үз эшен дәвам итә. Телефон номеры: (8-843) 227-45-63.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: