Зәй офыклары

“Адымнар” клубында Сара Садыйковага багышланган кичә узды

Зәй “Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” клубы районыбызда игълан ителгән мәдәният елы кысаларында татар милләтенең мәшһүр кызы, сөекле композиторы, сәнгатебез йолдызы Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗатына багышлап "Ак калфаклы сандугач" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Сәхнәдә моңлы көй яңгырый. Һәр тарафтан бик тә таныш, җаннарны өтәли, күңелләрне тибрәтә торган җырлар яңгырый: "Җидегән чишмә", "Казан кичләре", "Беренче мәхәббәт". Болар  - Сара Садыйкова җырлары,  Сара апа моңнары.
“Адымнар”  оештырган әлеге кичәгә Сара апаның иҗатын яратучылар җыелдылар. Кичә дәвамында Сара Садыйкованың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырылды, аңа багышланган шигырьләр сөйләнде, үзешчән җырчылар, килгән кунаклар халык күңеленә кереп калган җырларын башкардылар. Соңыннан барысы бергә чәй өстәле артында хәтер-хатирәләрне яңарттылар.
-“Адымнар” клубына йөрүче кызлар-егетләргә, апа-абыйларга  рәхмәт, алар шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, һәр оештырылган чарада катнашалар. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, авырыксынып, җиксенеп тормыйлар, - ди клуб җитәкчесе Фәннүр Миннекәев.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: