Яңалыклар

Афәрин, Зәй чаңгычылары!

“Ялта-Зәй” спорт үзәге төрле дәрәҗәдәге чаңгы ярышларыннан тынып тормый. 15-18 мартта үзәктә чаңгы спортын яратучылар арасында Россия беренчелегенә узышлар үтте.

Анда  18 яшьтән өлкән булганнар арасында 12 төркемдә узышлар оештырылды. Узышларда  Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән  250гә якын спортчы катнашты. Ярышларның беренче көнендә спортчылар классик стильдә узышса, икенче көнне ирекле  стильдә ярышты, аннан эстафета ярышлары булды. Шунысы игътибарга лаек,  әлеге узышларда зәйлеләр дә актив катнашты. Алар - тренер Михаил Комендантов, Симашев  спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Эльвира Шәяхмәтова белән  Диләрә  Бариева. Михаил Комендантов ярышларның  абсолют җиңүчесе булды. Эльвира Шәяхмәтова 5 чакрымга ирекле стильдә - II, 10 чакрымга ирекле һәм эстафетада җиңүче булды.   Диләрә  Бариева исә 10 чакрымга классик стильдә -II, 5 чакрымга классик стильдә һәм эстафета ярышларында җиңүче булды. Афәрин, Зәй чаңгычылары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Афәрин, Зәй чаңгычылары!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар