Зәй офыклары

Агашкиннар гаиләсенә балалары туу турында таныклык тапшырылды

Балалы йорт – нурлы йорт, диләр. Алар йортларыбызга сөенеч һәм бәхет, әти-әниләр тормышына жылылык, бәрәкәт өстиләр.

Гаиләдә сабый дөньяга килүдән дә әһәмиятлерәк чара юктыр кеше тормышында. Райондашларыбыз Мария һәм Николай Агашкиннар гаиләсе дә иң бәхетле  мизгелләр кичерәләр. Агашкиннар гаиләсендә уллары туды. Сабыйга Тимофей дип исем кушканнар.
23 апрельдә район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган Тимофейның әти-әнисенә тантаналы рәвештә баланың туу турында таныклыгы тапшырылды.
ЗАГС бүлеге белгече Гөлшат Кашапова Агашкиннар гаиләсенә бәхет, балалары сау-сәләмәт булып үсүен, унышлары белән сөендереп торуларын теләде.

ЗМР мәгълүмат хезмәте сайтыннан.

Фото ЗМР мәгълүмат хезмәте сайтыннан алынды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: