“Ялта-Зәй” чаңгы үзәге ярышлардан тынып тормый. 21 февральдә “Ялта-Зәй” үзәгендә «Агрокөч чаңгы юллары 2021» чаңгы ярышлары узды.
Ярышларда “Агрокөч” холдингыннан 23 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча «Зәй шикәре» АҖ җиңүче булды. «Агрокөч Чаллы-МПК» - II, «Чаллы-Бройлер» ҖЧШ III урында. Хатын-кызлардан 1100 метр арага узышта Гөлназ Тихонова («Зәй шикәре» АҖ) - чемпион, Регина Хафизова («Сарман» агрофирмасы)- - II, Любовь Колистратова («Зәй шикәре» АҖ) - III урында. Ир-атлардан 1200 метр арага узышта Дмитрий Руди («Зәй шикәре» АҖ) - җиңүче, Илгиз Шәрипов («Агрокөч АҖ-Коммерция») - II, Динар Багимов («Җәлил» агрофирмасы) өченче призлы урынны алды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз