Яңалыклар

“Агрокөч-Төркем” кайгы уртаклаша

13 гыйнварда 65нче яшендә Вячеслав Васильевич Сыщиков кинәт вафат булды. Аның бар хезмәт юлы Зәй шикәр заводы белән бәйле.

Вячеслав Васильевич 1953 елның 24 ноябрендә туган. 1973 елда шикәр сәнәгате техникумын тәмамлаганнан соң Зәй шикәр заводына сатураторчы булып эшкә килә.  Шул ук елны Совет армиясе сафларына алына. Армия хезмәтеннән соң шикәр заводында смена башлыгы булып хезмәт куя. Ул үзен оста белгеч буларак таныта, аны 1980 елда заводның баш инженеры урынбасары вазифасына билгелиләр. Бер елдан соң инде ул  баш инженер итеп куела һәм бу вазифаны 21 ел башкара.

2002 елда  Вячеслав Васильевич генераль директорның җитештерү буенча урынбасары итеп билгеләнә. Ул үз тәҗрибәсен һәм белемен заводның куәтен арттыруда технологик процессларны камилләштерүгә юнәлтә. 2009 елның августыннан предприятиенең генераль директоры итеп билгеләнә.

Аның җитәкчелегендә шикәр заводы күп мәртәбә Бөтенроссия конкурсларында лауреат дәрәҗәсендә таныла.   Зәй шикәр заводы “2011 елда Россиянең иң яхшы шикәр заводы” конкурсында  җиңү яулый. “Россия оешмаларында югары социаль нәтиҗәлелек” конкурсының республика этабы   нәтиҗәләре буенча 2012 елда завод “Җитештерү тармагы оешмаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган өчен” номинациясендә - беренче урын һәм “Җитештерү тармагы оешмаларында эш урыннары булдырган һәм аларны үстергән өчен” номинациясендә өченче урынга лаек була, завод продкуциясе “Елның иң яхшы товары. ПФО – 2012” региональ бәйгесе лауреатлары рәсми реестрына кертелә. Вячеслав Васильевич Сыщиков генераль директор вазифасында өч елдан артык хезмәт куя һәм лаеклы ялга китә.

Вячеслав Васильевич фанатларча үз эшенә бирелгән кеше иде, ул коллектив белән эшли белде, аның тотрыклы эшләвен тәэмин итте. Бу сыйфатлары өчен завод коллективы, Зәй халкы, республика җитәкчелеге алдында абруе зур булды. Аның  хезмәтләре “ТАССР азык индустриясенең атказанган хезмәткәре”  Мактау билгесе (1990 ел), Татарстан Республикасы Президенты  Мактау грамотасы (1997), Россиядә шикәр эшкәртүгә 200 ел тулу уңаеннан медаль һәм Диплом (1998),  “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005), “Намуслы хезмәте өчен” ТР медале (2014), 2017 елда озак еллар намуслы тырыш хезмәте һәм Зәй шикәр заводының 50 еллыгы уңаеннан “Аерым хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.

Вячеслав Васильевич  Сыщиковның вафатын тирән кайгы белән белдереп, гаиләсе, туганнары, якыннарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.

“Агрокөч-Төркем” холдингы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Агрокөч-Төркем” кайгы уртаклаша
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар