Зәй офыклары

“Агрокөч-Төркем” Россиядә гаять зур кошчылык кластеры булдыра

"Агрокөч-Төркем" агросәнәгать холдингы Россиядә гаять зур кошчылык кластеры булдыра. Кластерның гомуми җитештерүчәнлеге елына 220 мең тонна кош ите һәм 128 миллион данә инкубацион йомырка. Чагыштыру өчен, хәзерге вакытта "Челны-Бройлер"ның еллык җитештерүчәнлеге - тере авырлыкта кош ите 100 мең тонна яки 86 мең тонна әзер продукция һәм 67 миллион данә инкубацион...

"Агрокөч-Төркем" агросәнәгать холдингы Россиядә гаять зур кошчылык кластеры булдыра. Кластерның гомуми җитештерүчәнлеге елына 220 мең тонна кош ите һәм 128 миллион данә инкубацион йомырка. Чагыштыру өчен, хәзерге вакытта "Челны-Бройлер"ның еллык җитештерүчәнлеге - тере авырлыкта кош ите 100 мең тонна яки 86 мең тонна әзер продукция һәм 67 миллион данә инкубацион йомырка. Шул рәвешле, "Агрокөч-Төркем" предприятиесенең җитештерү куәте күпкә артык булачак. Уникаль нәсел продукты булдыру Россиядә кош ите җитештерүчеләрнең чит илләрдән йомырка сатып алу ихтыяҗларын каплаячак дип күзаллана.

Кошчылык кластеры булдыру - Татарстанда иң зур инвестицион проектларның берсе. Аның гомуми күләме 14 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән 3 миллиард сумы - "Агрокөч-Төркем"нең үзенеке. Проект 5 елда үзен аклар, чыгымнар капланыр дип фаразлана.

"Татар-информ" .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: