Зәй офыклары

Агросәнәгать паркында бәйрәм ярминкәсе

Зәй агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча көзге ярминкәләр дәвам итә. Ярминкәләр иртәнге сәгать 7дән эшли башлый. Гомумән, район башлыгы Разиф Кәримов агросәнәгать паркында ярминкәләр оештырылышын күз уңында тота. Ул һәр ярминкәдә булып, зәйлеләргә тәкъдим ителгән продукция сыйфаты һәм ассортименты белән таныша.

Чираттагы шундый  бәйрәм алды ярминкәсе зурлап оештырылды. Биредә кулай бәяләрдән авыл халкы җитештергән продукция һәм башка товарларны сатып алу мөмкинлеге тудырылды. Бу юлы да Разиф Галиевич сату рәтләрен, сатуга чыгарылган продукцияне карап әйләнде, бәяләр белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.
Бу көнне районның 7 фермер хуҗалыгы,  Яңа Спас, Сәвәләй,  Сармашбаш, Поручик авыл җирлекләре үз продукцияләре белән сату итте. Авыл үзешчәннәре чыгышы ярминкәгә аерым төсмер өстәде.
-Мин биредә узган ярминкәләрне көтеп алам, күрәсе кешеләремне биредә күрәм, аралашам, бәйрәм рухы алып кайтам, - ди Зәки Нуруллин.
Халык ярминкәдән ит-сөт продукциясе, яшелчә, җиләк-җимеш алды.
Әлеге ярминкәдә барлыгы 1 миллион 376 мең сумлык продукция сатылган. Көзен  оештырылган алты ярминкәдә барлыгы 8 миллион 901 мең сумлык продукция сатылган.
Ярминкәләр дәвам итә. Аларда ял итеп, күңел ачып, кирәкле продукцияне сатып аласың.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: