Зәй офыклары

Агросәнәгать үсешендә аларның өлеше дә бар

Абзарыңдагы мал-туарың сәламәт булса гына, күңелең тыныч, йокың тәмле була. Юкка гына авыл халкының ярты бәхете терлектә, димиләр. Мал сәламәтлеге өчен җаваплы кешеләр - ветеринария табиблары.

Ветеринария хезмәтенең төп юнәлеше – малларның чирләрен булдырмау, авыруларны кисәтү. Терлекләрдә авыруларны  кисәтү һәм дәвалау максаты белән ветеринария хезмәте даими рәвештә тикшерүләр, профилактик эш һәм контроль-күзәтчелек чаралары алып бара. Һәр авыру  хайваннар өчен генә түгел, халыкка да җитди зыян китерергә мөмкин.
Район ветеринария берләшмәсендә бүгенге көндә 30 кеше хезмәт куя. Берләшмә ике ветеринария пункты, өч ветеринария участогы һәм ветеринария лабораториясен берләштерә.
Агымдагы елның беренче кварталында ветеринарлар тарафыннан бруцеллозга 7790 баш мөгезле эре терлек, лейкозга 6220 баш терлек тикшерелгән. 8407 баш мөгезле эре терлеккә нодуляр дерматитка каршы вакцинация уздырылган. Котыру авыруына каршы 262 эт һәм 281 мәче вакцинация үткән.
-Районга керүче кош-кортта грипп авыруына даими рәвештә мониторинг алып барыла. Ветеринария белгечләре төрле авырулар, әйтик, дуңгызларда африка чумасы, кошларда грипп, мөгезле эре терлектә нодуляр дерматит, себер язвасы һәм котыру авырулары буенча халыкка белешмәлекләр тараталар, - диде “Зәй район дәүләт ветеринария беләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Фоат Исламов.
 Аның әйтүенчә, ветеринария хезмәте алдында 2020 елның 1 гыйнварына районда сыерларда лейкоз авыруын тулысынча бетерү бурычы тора. Чөнки бүгенге көндә Дүрт-Мунча, Түбән Биш, Якты Күл авыл җирлекләрендә лейкоз вирусын йөртүче сыерлар шактый.
Хәзерге вакытта малларны лейкоз авыруыннан арындыруны дәүләт субсидияли.
Соңгы елларда районда ветеринария берләшмәсенең матди-техник базасы ныгыды. Берләшмәнең административ бинасы төзекләндерелде. Өч ветеринария пункты тулы куәткә эшли, алар оргтехника, дарулар белән тәэмин ителгән. Шәһәрдә эшләүче ветеринария пунктыннан зәйлеләр теләп файдалана. Биредә хайваннарны печү, стерильләштерү, сыерларны ясалма  орлыкландыру хезмәтләре күрсәтелә. Быелның беренче кварталында 49 баш мөгезле эре терлек ясалма орлыкландырылган.
Шунысын да әйтик, 2018 елның 1 июленнән илебездә “Меркурий” федераль дәүләт мәгълүмати системасы гамәлгә керде. Татарстан, сынау төбәге буларак, бу системада 2015 елның сентябреннән эшли.
Бүгенге көндә контрольдәге продукция электрон ветеринария документлары белән озатыла. Сертификатлар республиканың барлык дәүләт ветеринария берләшмәләрендә бирелә. Авылда яшәүчеләр үзләренең продукцияләренә сертификатны участок ветеринария та-библарыннан алалар. Барлыгы республика буенча 1 118 дәүләт ветеринария табибы бу документны рәсмиләштерә. Районда 12 ветеринария табибы тиешле документлар бирү белән шөгыльләнә.
Ветеринария берләшмәсе башлыгы әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга ярдәм күрсәтү максатында, районда ветеринария хезмәтенең күчмә бригадасы оештырылган. Мобиль ветеринария пунктлары терлекләргә сезонлы чаралар күрүдә актив кулланыла.
Ветеринария хезмәте районыбызда агросәнәгать комплексының уңышлы үсешен тәэмин итә. Ветеринария хезмәткәрләре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән терлекләр һәм кеше сәламәтлеге сагында тора, терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тота, куркыныч авырулардан саклый. Мал табиблары белемнәрен дә, сәләтләрен дә, тырышлыкларын да терлекләр сәламәтлеген саклауга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: