Зәй офыклары

«Агростартап» программасы –эш башлаучы фермерларга зур ярдәм

«Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башланды.

Гаризаларны 31 мартка кадәр тапшырырга була. Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, товар балыгын үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары һәм башка юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыра ала. Мәсәлән, ит һәм сөт терлекчелеге юнәлешендәге проектларга – 5 миллион сум (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 6 миллион  сумга кадәр керткәндә), башка юнәлешләргә 3 миллион  сумга кадәр (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 4 миллион сумга кадәр керткәндә) бирелә. Узган ел районнан өч кеше әлеге программага керде.  Алар -Югары Мәлемнән Фаил Хәкимуллин (мөгезле эре терлек асрый),  Яңа Спастан Тамара  Игошина (мөгезле эре терлек), Югары Шепкәдән Фаяз  Зәйнетдинов (кошчылык). Эш башлаучы фермерлар  әлеге проект буенча эшчәнлек алып бара.
Зәйлеләр әлеге уңайдан чираттагы конкурста да катнашмый калмаслар, шәт.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: