Зәй офыклары

Агымдагы елда да шактый эш планлаштырыла

Зәйдә социаль-мәдәни объектларны төзекләндерү максатыннан шактый эш планлаштырыла. Иске Тәкмәктә күпфункцияле үзәктә бүгенге көндә эчке сылау-буяу эшләре бара. Югары Шепкә мәдәният йортында ремонт эшләре башланды: анда электр үткәргечләр, сәхнә, тамбур яңартылды, алга таба җылылык челтәре, ишекләр алыштырылачак. Быел Яңа Спас мәдәният йорты, туган як тарихын өйрәнү музееның түбәләре, үзәк китапханәнең...

Зәйдә социаль-мәдәни объектларны төзекләндерү максатыннан шактый эш планлаштырыла. Иске Тәкмәктә күпфункцияле үзәктә бүгенге көндә эчке сылау-буяу эшләре бара. Югары Шепкә мәдәният йортында ремонт эшләре башланды: анда электр үткәргечләр, сәхнә, тамбур яңартылды, алга таба җылылык челтәре, ишекләр алыштырылачак. Быел Яңа Спас мәдәният йорты, туган як тарихын өйрәнү музееның түбәләре, үзәк китапханәнең тәрәзәләре, Шыкмай белән Канаш клубларының электр үткәргечләре алыштырылачак. Иң күләмле эш Яңа Спас һәм үзәк китапханәдә булачак. Яңа Спаста бер миллион 776 мең, үзәк китапханәдә исә бер миллион 145 мең, туган як тарихын өйрәнү музеенда 800 мең сумнан артыклык эш башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: