Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ак Барс Банк Казандагы фаҗига вакытында зыян күрүчеләрнең гаиләләрен кредит буенча бурычларын түләүдән азат итәчәк

Ак Барс Банк Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең гаиләләрен ипотека һәм кулланучылар кредитлары буенча бурычларын түләүдән азат итәчәк.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

«Ак Барс Банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев республика Президентына банк хәзер һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр исемлеге белән базасын анализлый дип белдерде», — диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, башка банклар да бу эшкә кушылырга ниятли.

11 майда Казанда 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм булды. 7 укучы һәлак булды, 18 укучы утлы яралар һәм җәрәхәтләр алды. Балалардан тыш, мәктәпнең ике хезмәткәре һәлак булды, тагын өч педагог Казан хастаханәләрендә дәвалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев