Зәй офыклары

“Ак чәчәкләр” конкурсында катнаша

Татарстаныбызда матур традицияләр бик күп. Шуларның берсе - Медицина хезмәткәре көне алдыннан (ул 19 июньдә билгеләп үтелә) “Ак чәчәкләр” конкурсын игълан итеп, аңа нәтиҗә ясау.

Быел  конкурс биш номинация буенча – “Ел табибы”, “Уникаль очрак”, ”Елның медицина хезмәткәре”, ”Сәламәтлек саклау легендасы” һәм “Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинацияләре буенча  унберенче  мәртәбә уздырыла. Узган ел конкурста  146 медицина хезмәткәре катнашкан. Быел да кандидатуралар узган елгыдан ким булмас диләр. Искәртәбез, ел саен җиңүчеләрнең берсенә төп приз буларак автомобиль бүләк ителә.

 Шунысы игътибарга лаек, быел дәрәҗәле конкурста район үзәк дәваханәсенең баш педиатры Григорий Абрамовта катнашырга теләк белдерде. Ул “Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә үзен сынаячак.

Григорий Матвеевич районыбызда гына түгел, республикада да танылган табиб. Узган ел аңа “Татарстан Республикасының атказанган табибы” исеме бирелде. Ул хезмәт биографиясен 1982 елда институтны тәмамлагач, Иркутск өлкәсендә башлый, 1986 елдан бирле зәйлеләр сәламәтлеген кайгырта. Эшкә мөнәсәбәте, пациентларга игътибарлы булуы, кешелеклелеге белән ул зәйлеләрнең абруен казанды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: