Зәй офыклары

Ак калфакның табылган чагы

Зәйдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узган күчмә утырышта Имәнлебаш мәдәният йортында оештырылган калфак күргәзмәсе кунакларда кызыксыну уятты.

Анда нинди генә калфак юк иде. Борын-борыннан калфак - татар хатын-кызлар бизәге. Ул, гадәттә, сәйлән яки энҗе белән чигелеп, бәрхеттән тегелә. Кемдер аны баш очында йөртә, беришләр башларына кыңгыр сала. Әлеге күргәзмә белән таныштыручы Ләйсән Әхмәтҗанова биредә урын алган әбисе калфагына аерым тукталды. Ак сәйлән белән чигелгән калфак әле дә яхшы сакланган.

 

  • Әлеге калфакка йөз елдан артык. Аны күрүгә, маңгай чәчен туры ачып, озын толымнарын үргән, башына калфак кигән Миңлезәкия әбием күз алдыма килеп баса. Минем өчен кадерле ядкәръ ул, әлеге калфак, буыннан буынга тапшырылыр дигән өметтә мин, - дип сөйләде кунакларга Ләйсән Әхмәтҗанова.

Хәзер калфакның татар хатын-кызлары арасында популярлаша баруы куанычлы. Кайбер артистларның  һәр сәхнә күлмәге өчен калфагы бар.

Калфаклы хатын-кыз  -  чын мәгънәсендә милли җанлы кеше шул ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: