Зәй офыклары

Аксар авылының сәнгатьне яратучы, җыр-моңга гашыйк ир-егетләре

Кешегә Ходай тарафыннан туганда нинди дә булса сәләт бирелә. Әгәр мөмкинлекләр булып, аны үстерү буенча шөгыльләнә алса, ул аның гомерлек һөнәре булып китәргә мөмкин. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, ул аның күңелендә яши һәм барыбер бер калкып чыга. Авыл җирендә яшәп тә йөрәкләрендә сәнгать уты янучыларны мин шулайдыр дип уйлыйм. Җырга-биюгә, театрга гашыйкларга тып-тын йөзләгән күзләр төбәлгән сәхнә, әйткән сүзеңнән шаркылдап көлеп җибәргән кеше тулы зал, көчле алкышлар күңел рәхәтлеге бирәдер. Шулай булмаса, кеше үзенең гаиләсе өчен керем чыганагы булган төп эшеннән тыш, ял вакытын, атналар буе репетецияләргә йөреп сәхнәгә багышлар идемени?! Без аларны һәвәскәр-үзешчән артистлар дип атыйбыз.

Аксар авылының сәнгатьне яратучы, җырга-моңга гашыйк ир-егетләре үзенчәлекле концертлары белән авылдашларын куандырдылар. Мәктәптә укучы ир балалар белән укытучылары Рөстәм Фәйзуллин, Рамил Галимов, Рафаил Хәсәншин бергәләп чыгыш ясадылар. Балалар әниләргә багышланган шигырьләрне яттан сөйләделәр, ул шигырьләрдәге фикер үзәкләрне өзәрлек итеп сайланган булуы шатландырды. Үсеп килүче яңа буын үзешчәннәребез бергәләп әниләр турында җыр башкардылар.
      Дөнья мәшәкатьләреннән арындырып, моң дөньясына әйдәгән, һәркайсы үзләренең матур тавышлары, моңлы җырлары белән сөендергән, уйландырган, күңелләрне җылыткан һәвәскәр, янәшәбездә генә яшәгән җырчыларга сокландык бу кичтә. Менә алар кемнәр: һәвәскәр композитор, ”Ларисә” исемле җыры татар милли премия җиңүчесе булган автор-башкаручы Фәнис Исрафилов; данлыклы авылыбыз гармунчысы Исмәгыйль абыйның дәвамчысы, Чаллы шәһәреннән кайтып халыкка җырларын бүләк итүче Марсель Тимерханов; оста оештыручы, матур тавышлы җырчы, мәдәният йортын үз иткән Рафаил Кәрамов; мәктәп елларыннан сәхнәдән аерылмаган сәнгатьне яратучы Ринат Зиннәтов гаиләсе; баянчы-җырчы Радик Әхмәтшин; тапкыр сүз остасы, авылыбызның стажлы Кыш бабае булган Рафаил Хәсәншин; биюләре, уен-көлкеле шаян скетчлары белән кәефләребезне күтәрүче, һәр мәдәни чарада сәхнә түрендә булучы Булат Хисамов, Илмир Нургалин, Альберт Шәйдуллин һәм, әлбәттә, һәр эшне башлап йөрүче, аның эчендә кайнаучы, гармунын иңенә аскан, авылыбыз җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов. Концертны хатын-кызга, әниләргә багышланган матур шигъри юллар белән Рафаил Кәрамов белән Рафаил Хәсәншин алып бардылар. Ир уртасы булган ир-егетләребезнең авыл халкын хөрмәтләп куйган концертлары бик матур булды. Һәр чыгышны халык көчле алкышларга күмделәр, сәхнәдәгеләргә рәхмәтләрен шулай белдерделәр. Рәхәтләнеп риясыз көлүләрдән, алкышлардан мәдәният йорты гөрләп торды.

Гөлнур Әхмәтҗанова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: