Зәй офыклары

Аксар һәм Югары Шепкә җирлекләре җыеннары күңелле мизгелгә бай булды

Бүген Аксар һәм Югары Шепкә җирлекләрендә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашында халык җыеннары узды.

Эшлекле узган җыеннарда күңелле мизгелләр дә булды. Аксарда активлар Газим  Рәкыйпов, Марсель Мингалин Рәхмәт хатлары белән, юбилярлар Салих хәзрәт Зиннәтов белән Фирдәвес  Шакирҗанова, өченче Бөгелдедән  озак еллар гомер итүче   Леонид һәм Зоя Мельниковлар, Бүре-Сарай һәм Иске Тәкмәк авылларын кардан чистартып торган фермер Фәрит Хәйретдинов, Югары Шепкәдә  фельдшер-акушерлык пункты мөдире Халидә Хәсәнова бүләкләнде. Югары Шепкә һәм Имәнлебаш мәдәният йортлары директорлары Рәфинә Мостафина һәм Энҗе Әхмәтҗановалар исә Рәхмәт хатларына ия булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: