Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Аксар мәдәният йорты хезмәткәрләре дус-тату яшәүче күршеләрне барлый

Аксар мәдәният йорты хезмәткәрләре тирән эчтәлекле чаралар, кызыклы проектлар белән авылдашларын сөендереп торалар.

Чираттагысы "Күршеләр  - иң яхшы кешеләр" темасы, аның кысаларында авылда тату, матур гомер кичерүче күршеләрне барлыйлар, аларны башкаларга үрнәк итеп куялар. Шундый язманың берсе гомер буе күрше булып яшәгән гаиләләр турында.


Күршеләр белән дус-тату яшәү - үзе зур бәхет. Кызыклы тарихы булган күршеләр бик күп. Разифа Гыйләҗиева белән  Зөлфирә Абзалова - менә шундыйлардан. Алар - икесе дә Югары Шепкә кызлары. Разифа - Әлтәп абый белән Әлфия апа гаиләсендә 1962 елда,  Зөлфирә Тәүҗип абый белән Зәйнәп апа гаиләсендә 1963 елда дөньяга аваз сала. Менә шул көннән күршеләр алар. Урамнарында ике генә кыз, калганнары гел малайлар була. Малайлар белән уйнап үсәләр. Әти-әниләре дус булгач, балалар да туганнардай бергә үсә. Разифа белән Зөлфирә Аксар егетләре Илгизәр белән Илшатка кияүгә чыгалар. Колхоз җиткергән йортларны авылда калган яшьләргә бүлеп бирә торган заман. Ни хикмәттер, Аллаh Тәгаләнең рәхмәтедерме, аларга йорт бер нигездә туры килә. Тагын терәлеп торган күршеләргә әйләнә дә куя дуслар. Югы бергә, бары уртак, дигәндәй, бергә балалар үстерәләр. Илшат белән Зөлфирәнең өч малае белән Илгизәр белән Разифаның бер малай, бер кызы бертуганнардай әвәрә килеп гомер кичерә. Инде үзләре әби-бабай булып, оныкларының да алар сыман дус- тату булуларына сөенеп, матур парлар, үрнәк гаилә булып яшиләр.

 "Күршең үзеңнән яхшы булсын, дигән әйтем бар. Аллага шөкер,  без бер-беребезне бәләкәйдән беләбез, дус-тату гомер кичерәбез," - дип әйтергә ярата алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев