Зәй офыклары

Аксар тәкәсе “КаМаз-Мастер” командасына бүләк ителде

Кичә "Бигеш" аэропортында "Дакар-2015" җиңүчеләре "КаМаз-Мастер" командасын тантаналы каршы алу булды. Команда җитәкчесе Владимир Чагинның иңенә татар милли традициясе буенча көрәш батырларына бирелүче тәкәне зәйлеләр салды. "КаМаз-Мастер" командасы җиңгән очракта тапшырам дип, тәкәне районның Аксар авылыннан Газыйм Талипов махсус үстергән. Райондашыбыз инде озак еллар команданың җанатары икән, ул җиңүчеләргә булган...

Кичә "Бигеш" аэропортында "Дакар-2015" җиңүчеләре "КаМаз-Мастер" командасын тантаналы каршы алу булды. Команда җитәкчесе Владимир Чагинның иңенә татар милли традициясе буенча көрәш батырларына бирелүче тәкәне зәйлеләр салды. "КаМаз-Мастер" командасы җиңгән очракта тапшырам дип, тәкәне районның Аксар авылыннан Газыйм Талипов махсус үстергән. Райондашыбыз инде озак еллар команданың җанатары икән, ул җиңүчеләргә булган хисләрен әнә шундый бүләк белән белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: