Яңалыклар

Аксарга яшь көрәшчеләр җыелды

Бил алышулар 10 үлчәү авырлыгында алып барылды.

4 февральдә Зәй районы Аксар авылы мәктәбендә милли көрәш буенча “Аксар батырлары” призына XXI ачык Республика турниры үткәрелде. Анда Актаныш, Азнакай,  Кукмара, ЯрЧаллы, Карабаш, Вятские Поляны һәм Зәйдән 2004 нче елгы һәм алардан кечерәк яшьтәге тугыз дистәгә якын көрәшче катнашты. Бил алышулар барлыгы 10 үлчәү авырлыгы буенча алып барылды. Аксар - заманында атаклы көрәшчеләр үстергән авыл. Турнир быел да авылның көрәш ветераннары ярдәме белән оештырыла. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, спорт ветераннары һәм химаячеләр катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында Азамат Сайфуллин (Сармаш); Кәрим Кәлимуллин  (Зәй); Жамал Ибраһимов (Кадер); Инсаф Камалиев (Аксар); Данил Зверев (Сарсаз-Баграж); Рафаэль Идиатуллин (Кадер) җиңүче булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Зәй командасы җиңүче. Актаныш белән Азнакай командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Аксарга яшь көрәшчеләр җыелды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар