Зәй офыклары

Аксарлылар тавыш бирүдә активлык күрсәтә

Аксар җирлегендә өч сайлау участогы исәпләнә. Аксар авылы мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре бару сәбәпле, биредә 1453нче сайлау участогы урам уртасындагы шатерда оештырылды. Җирлектә иртәнге сәгать 8 дән барлык өч сайлау участогы да эшкә кереште. Без журналистлар 1453нче сайлау участогында тавыш бирү барышын күзәттек.

Иң бернече сайлаучы  “Зәй ” агрофирмасының “Шепкә” бүлекчәсендә лаборант  булып эшләүче Гөлнар ханым Хәбибуллина  булды. Аңа биредә тән температурасын үлчәп, битлекләр, перчаткалар, бер тапкыр кулланыла торган каләм бирелде.
-Эштән кайтышым, юл уңаеннан сайлап кайтырга уйладым. Биредә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлүе,  дистанцияне саклау билгеләре урнаштырылу ошады. Конституиягә төзәтмәләр кертүне хуплыйм, бер сайлаудан да калганым юк. Авылыбызның төзекләнә, үсә баруы, җирлек җитәкчелегенең халык мәнфәгатен алга куеп эшләве куандыра, -ди Гөлнар Хәбибуллина.
Участокка  сайлаучылар бер-бер артлы килә тора. Муниципаль янгын хезмәте янгынчысы Марсель Мингалин да эш урыннан сайлауга килгән иде.
-РФ Конституциясенә төзәтмәләр белән якыннан таныштым һәм мин тулысынча алар белән килешәм. Гомумән, әлеге төзәтмәләрне  хуплап, үз тавышымны бирергә килдем, -ди Марсель Мингалин.
Сайлау барышында аксарлыларның активлыгы ачык күренде.
-Безнең участокта 807 сайлаучы исәпләнә, бүген иртән шуларның 655е сайлаган иде инде. 16 кешене исә өендә сайлаттык, тагын ике шундый гариза керде, аларны төштән соң сәгать 3тә барып сайлатачакбыз, -ди 1453нче сайлау участогы рәисе Гөлчәчәк   Гыйлаева.
Җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов та сайлау участокларын күз уңында тота.
-Соңгы биш елда җирлектә программалар буенча шактый эшләр башкарылды. Агымдагы елда  Аксар  мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре бара, Иске Тәкмәк авылы Луговая урамы юлы төзекләндерелде. Агымдагы ел үзара салым программасының шактые инде үтәлде, - ди җирлек башлыгы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: