Зәй офыклары

Аксарның күренекле улы

Авылларның иң зур байлыгы - аның халкы. Һәр авылның үзенә күрә күренекле танылган шәхесләре була. Аксар авылында да күп андый кешеләр.

Рафис Касыйм улы Кәрамов 1958 елда Касыйм абый белән Дөрия апа гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.
1975 елда Югары Шепкә мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлап, хыялын тормышка ашыру максатыннан Казан шәһәренә юл тота. Ул елларда институтка керү өчен тирән белем, үзеңә генә ышанырга кирәклеген аңлаган егет үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында медицина институтына укырга керә. Студент елларында бергә укыган Казан кызы Рәмзия белән тормыш корып җибәрәләр.
Институтны тәмамлаган яшь гаиләне Саратов өлкәсенә Ртищево шәһәренә эшкә җибәрәләр. Бер белмәгән җирдә яши башлау җиңел булмый, әлбәттә. Ярдәм итәргә янда якыннарың-туганнарың юк, бары тик үзеңә генә ышанырга кирәк. Матур гына шулай яшәп ятканда Рәмзия каты авырудан вафат була. Рафис кызы белән ялгыз кала.
 Хезмәттәшләре арасында абруй казанырга өлгергән Рафис шушы урында эшләп калырга кирәк дип карар кыла. Баласына, эшенә бөтен мәхәббәтен биреп эшкә чума. Тормыш юлында баласына әни булырдай киң күңелле, тыныч, сабыр Мөнәвәрәне очрата һәм алар  бергә яши башлыйлар.
Еллар үтә тора,  Рафис Касыймович үз эшенең остасына әйләнә, хезмәтен намус белән югары профессиональ дәрәҗәдә башкара. Аның хезмәт юлында никадәр саклап калынган гомерләр шул турыда сөйли.
Хезмәт юлын Ртищеводан башлаган яшь белгечне җитәкчелек тиз күреп ала. Башта - Аркадакка, аннан Балашау шәһәренә күчерәләр. Саратов өлкәсендә авылдашыбыз Рафис алдынгылар, зур хөрмәткә лаек булган шәхесләр арасында.Озак еллар намуслы хезмәте өчен аңа "Россиянең атказанган медицина хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә.
Бүгенге көндә Рафис Касыймович - биш районны берләштергән Роспотребнадзорның җитәкчесе. Хатыны Мөнәвәрә - Балашау шәһәренең медицина үзәгендә баш табибә. Кызлары Казанда, малайлары Мәскәү шәһәрендә үз гаиләләре белән яшиләр.
Аксар авылы егете Рафис Карамов Татарстаннан читтә яшәсә дә,  туган авылын, туган ягын һич исеннән чыгармый, әти-әнисенә, укытучыларына рәхмәтле ул. Гади авыл егетенең шундый дәрәҗәләргә ирешә алуы - үзе зурбатырлык. Аксар авылында горурланып сөйләрлек әнә шундый егетләребез бар. Авылдашыбызга яңа үрләр, эшендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.
Гүзәлия Гатина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: