Зәй офыклары

Актив гаилә

Алексей һәм Регина Волковлар һәрвакыт актив ял итүне өстен күрә. Үз балаларын да кече яшьтән үк шуңа күнектерәләр. Походларга йөриләр, велоузышлар оештыралар, Зәй елгасы буйлап көймәдә йөзәләр.

Пандемия аркасында Волковлар бу кышта планнары үзгәргән, алар берничә шәһәр буенча зур гаилә сәяхәтенә чыгарга уйлаган булган, тауларга һәм диңгезгә барырга хыялланганнар. Шулай да Алексей һәм Регина июнь аенда мини-ял оештырырга һәм балалар белән бергә биек тауга сәяхәт кылырга карар иткәннәр.
Сәяхәт урыны итеп Чиләбе районының Тюлюк авылын сайлый алар. Ул зур Иремель тавы итәгендә урнашкан. Бу урын турында Волковлар хезмәттәшләреннән белгәннәр, аннан интернетта мәгълүмат җыйганнар, кыскасы көньяк Уралның матурлыгы турында күп информация туплап аны, һичшиксез, үз күзләре белән күрергә теләгәннәр.
Балаларны беренче зур сәяхәткә, биек тауга менәрг ә ничек әзерләдегез, дип сорыйм үзләреннән.
Регина Волкова исә, елмаеп, бернинди дә
әзерлек булмады. Без һәрвакыт әзер! Балаларга 2 көннән тауга походка китәбез, дидек, ди.
- Безнең өчен походлар-тормышның бер өлеше. Улым һәм кызымның маршрутка чыгачагына шикләнмәдек, - дип тә өстәде Регина.
Алексей исә алдан ук, әлеге маршрутны 6 яшьлек балаларның да үтәргә сәләтле икәнен өйрәнеп төзи.
- Тауга менү шулкадәр матур, юл төрле, арыганлык турында уйларга вакыт юк иде. Көньяк Уралның матурлыгына сокланып һаман өскә күтәрелдек, - диләр Волковлар.
Гаилә сәяхәт вакытында палаткаларда яшәргә карар иткән, гәрчә авылда ял базалары булса да. Чөнки ата-ана балаларына чын поход тормышын күрсәтергә карар кылган. Регина сүзләренә караганда, дүртесенә күп әйбер алырга туры килгән. Һава торышы шартларын да күздә тотарга, тауның өске өлешендә салкын булуын, шуңа күрә өстәмә җылы киемнәр кирәр булуын да күздә тоткан алар. Барлык продуктларны да диярлек өйдән алып килгәннәр, димәк, бозылмаучан азыкка өстенлек бирелгән һәм бу өстәмә йөк тә бит әле. Регина үзе икмәк пешереп юлга алган, йомыркалар пешереп, бутерброд ясарга да онытмаганнар.
-Чәйне газ горелкасында кайнатырга булдык, бик уңайлы әйбер булып чыкты,- ди Регина.
Ә кемнәр сәяхәткә әзерләнә, Волковлар менә нәрсәләр алырга киңәш итә:

Палаткалар,
Каремат (туристик келәм)
Йокы капчыклары,
Газ горелкасы,
Ике котелок (берсе чәй өчен, икенчесе аш әзерләү өчен)
Аптечка,
Рюкзаклар,
Фонарьлар.
Җылы әйберләр, бүрекләр, перчаткалар,
Уңайлы аяк киеме.
Ашамлыклардан:
Ярма
Бәрәңге
Тушенка
Җимеш
Яшелчә
Йөзем
Чикләвек
Батончиклар
Икмәк
Чәй

Сәяхәттә иң мөһиме табигать белән хозурлану, бөтен күзәнәкләрне саф тау һавасы белән тутыру икәнен дә истән чыгармаска куша Волковлар.
Зәйдән Төлек авылына кадәр 581 чакрым юл үткән алар. Моның өчен шәхси автомобильдә җиде сәгать ярым вакыт узган. Волковлар юлда барганда Башкортстанның матур урыннарының берсе - Кандракүл буенда да хәл алган. Богдан һәм Дарина күл суында коенырга да өлгергәннәр.
Ә тау итәгенә барып җитү өчен УАЗ автомобиленә заказ бирергә туры килгән аларга.
Машина калдырган посттан алып биек тауга менү һәр этабында Алексей, Регина, Богдан, Даринанв матурлыгы белән таң калдырган. Гаҗәеп нарат, чиста тау һавасы, урман чәчәкләренең татлы хуш исе, сукмакның төрлелеге (тау елгалары, тау чәчәкләре һәм үләннәр булган болыннар, тау урманы, тирә-юньдәге таулар) бик тәэсирләндерде безне, диләр алар.
13 яшьлек Богданга тау биеклегенең матур төрлелеге ошаган. «Барлык туристлар да шундый биеклектән кырмыскалар кебек иде», - дип уртаклаша ул хатирәләре белән.

Ә 10 яшьлек Даринаны тауның текә өлешеннән төшү бераз куркыткан, әмма әтисе кызын кулыннан тотып, аңа көч биргән. Даринага исә палаткада яшәүнең сихрилеге, тау елгасында коену ошаган.

Гаилә башлыгы сәяхәт кылырга теләүчеләргә өстәмә киңәшләр дә бирә.
- Алдан Төлек авылында һава торышы фаразлары белән танышыгыз. Яңгыр булса барырга киңәш итмәс идем. Җылы әйберләр, перчаткалар, запас оекбашлар, бүрек, уңайлы аяк киеме алыгыз. Үзегез белән су, тәмләткеч, чәй алыгыз. Тауга сәяхәт өчен ким дигәндә, 4-6 сәгать вакыт кирәк, барлык мөһим әйберләрне алдан ук күздә тотарга кирәк. Табигать паркында булу түләүле. КППГА теркәлергә һәм һәр кешегә зур булмаган сумманы түләргә кирәк. Теркәлү куркынычсызлык өчен мөһим. Әгәр туристлар билгеләнгән вакытка кире кайтмаса, аларны эзләргә чыгачаклар. Тау һавасын сулап сәламәтлекне ныгытып кайтырга һәр зәйлегә киңәш итәм, - ди Алексей Волков.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: