Зәй офыклары

Зәйлеләр активлык күрсәтте

Билгеле булганча, 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Бүген сайлауларда ундүрт партиянең катнашачагы мәгълүм. Алар арасыннан «Бердәм Россия» партиясе генә үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгели. Бу тавыш бирүдә сайлау хокукына ия һәр кеше үз кандидатын яклый алды. 22 майда - Россиядә Бердәм алдан тавыш бирү көнендә...

Билгеле булганча, 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Бүген сайлауларда ундүрт партиянең катнашачагы мәгълүм. Алар арасыннан «Бердәм Россия» партиясе генә үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгели. Бу тавыш бирүдә сайлау хокукына ия һәр кеше үз кандидатын яклый алды. 22 майда - Россиядә Бердәм алдан тавыш бирү көнендә зәйлеләр дә зур активлык күрсәтте - хәтта чират торып, үзе теләгән кандидатны күрсәтте. Районда сайлаучыларның 16 проценты алдан тавыш бирүдә катнашты. Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча кандидатлыкка кандидатлар арасыннан Айрат Хәйруллин өчен сайлаучыларның 95,3 проценты үз тавышын бирде, Людмила Канга - 10,8 процент. Исемлек буенча күрсәтелгән 42 кандидат арасыннан иң күп тавышны ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов (87,61%) һәм РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов (70,0%) җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: