Яңалыклар

Акция “Игелек кылучы буын”

«Шатлык» халыкка социаль ярдәм крсәтү үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, Түбән Биш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Лев Яковлевич Ермолаев белән очраштылар.

Укучылар ветеран сугышчы алдында Ватан, туган ил, турында шигырьләр сөйләделәр, жырлар башкардылар. Балалар аның белән җылы әңгәмә корды. Лев Яковлевич та үзенең бүгенге хәле, тормышы, сугыш истәлекләре белән бик теләп уртаклашты. Балалар сугыш ветеранының һәр сүзен йотлыгып тыңладылар. Кыз һәм малайларны тырышып укырга, ата-аналарны хөрмәт итәргә, өлкән яшьтәгеләргә карата игелекле булырга чакырды мөхтәрәм зат.  Әлеге очрашудан һәркем канәгать булды.

Социаль хезмәткәр Гөлчәчәк Гыйльмутдинова оештырган очрашу бик кызыклы үтте. Хушлашканда укучылар  ветеранга, күңелле очрашу өчен рәхмәт әйтеп, аңа үз куллары белән ясаган бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Акция “Игелек кылучы буын”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар