Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Акушер-гинеколог Ирина Исаева: Сәламәт бала - сәламәт гаиләдә була

Сәламәт бала тусын өчен йөклелеккә алдан әзерләнергә кирәк, ди белгечләр. Бу хакта Зәй үзәк дәваханәнең хатын-кызлар консультациясе бүлеге мөдире, акушер-гинеколог Ирина Исаева сөйли.

Гаиләдә бала көтү, ана кешенең сабыйга гомер бирүе - ул зур, дулкынландыргыч, сөенечле вакыйга. Һәм, әлбәттә инде, бала яралганнан алып әни дә, гаилә әгъзалары да туачак сабыйның сау-сәламәт булуын телиләр. Ә моның өчен  инде гаиләнең алдан ук кайбер таләпләрне төгәл үтәве кирәк. Статистика мәгълүматларына караганда, Зәй районында бүгенге көндә бала тудыруга сәләтле дип исәпләнүче (15 яшьтән 49 яшькәчә) 9090 хатын-кыз булуы мәгълүм. Ә сәламәт бала тусын өчен йөклелеккә алдан әзерләнергә кирәк, ди белгечләр. Бу хакта үзәк дәваханәнең хатын-кызлар консультациясе бүлеге мөдире, акушер-гинеколог Ирина Исаева сөйли.

- Бала табуга ана кеше генә җаваплы дип карау дөрес фикер түгел, сабыйның дөньяга сау-сәламәт аваз салуына алдан ук ана да, ата да әзерләнергә тиеш.   Иң беренче чиратта гаилә бала булдыру турында уйлаганда, ир дә, хатын да үз-үзләрен әзерләргә тиеш. Моңа начар гадәтләрдән, оргнизмдагы төрле инфекцияләрдән арыну керә. Ир белән хатын бала алып кайтырга уйлагач, кимендә өч ай алдан  үз сәламәтлекләрен кайгыртырга, кирәк очракта дәваланырга, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелырга тиеш. Табибларга күренүне хатын-кызның - акушер-гинекологтан, ир-атларның  урологтан башлавы мәслихәт. Начар гадәтләр белән бергә төрле медицина препаратларын кулланудан да тыелу шарт (әгәр дә аны табиб билгеләмәгән булса).

Кайбер авырулар һәм организмның үзенчәлекләре сәламәт бала табу һәм тудыру  сәләтенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Моңа азканлылык, калкансыман биз эшенең бозылуы, бөер эшчәнлегендә тайпылышлар булу, симерү, артык ябык булу, гипертония, кайбер инфекцияләр, шулай ук җенес  органнарының торышы керә. Шуңа күрә ирне дә, хатынны да тикшерү киң планлы булырга тиеш. Иң беренче чиратта җенси юл белән күчә  торган инфекцияләргә - ВИЧ, сифилиска, вируслы гепатитка тикшерү узу мәҗбүри. Икенчедән, әни кешегә  стоматологка күренү кирәк, чөнки тешләрдә аз гына  кариес булса да, ул йөклелек вакытында кисәк зураерга мөмкин. Шулай ук авыз куышлыгы авырулары да патоген микрофлора чыганагы булып тора, авыз куышлыгы сәламәт булмаганда, аның организмны саклау сәләте кими,  җиләк-җимеш тышчаларыннан күчкән  инфекцияләрнең организмга кереп, яралгыны зарарлау ихтималы зур. Төрле инфекцияләрнең яралгыны үтерү куркынычы булуын онытмаска кирәк. Шуңа да әти кешегә дә, әнигә дә баланы төрле йогышлы чирләрдән саклау өчен алдан ук тиешле профилактик прививкаларны яңарту яхшы.

Йөклелек нормаль үтсен өчен артык килограммнардан да, шул ук вакытта нык ябык булудан да саклану киңәш ителә. Мәсәлән, хатын-кыз нык ябык булса, җенес гормоннарына кытлык кичерә, димәк, овуляция, балага узу һәм баланы күтәрүдә проблемалар булырга мөмкин. Ә симерү хатын-кыз өчен дә, ир-ат өчен дә бала булдыруга тискәре тәэсир итә, ягъни хатын-кызның балага узу сәләте кими.

Ә инде балага узыр алдыннан һәм узгач, дөрес туклану - төп таләпләрнең берсе. Булачак ананың организмын барлык кирәкле туклыклы матдәләр һәм микроэлементлар белән тәэмин итәргә кирәк. Чөнки бу - баланың күзәнәкләре өчен төзелеш материалы. Сыеклыкның да җитәрлек дәрәҗәдә булуы мөһим, организмга көнгә 1,5-2 литр сыеклык керергә тиеш. Хәзерге заман медицинасының төп принцибы - йөклелекне демедикализацияләү, ягъни өстәмә препаратлар азрак булган саен - яхшырак. Әмма кайбер матдәләрне булдыру өчен өстәмә препаратлар да кирәк, алар яралгы үсеше өчен уңай йогынты ясый. Мәсәлән, фолий кислотасы туачак баланың хромосом дефектлары булу ихтималын киметә. Шуңа күрә, ким дигәндә, планлаштырылган йөклелеккә кадәр 3 ай алдан әти кешегә дә, анага да  фолий кислотасы препаратларын кабул итү мәслихәт.

Әлеге кагыйдәләрне үтәгәндә, авыру баланың туу куркынычы сизелерлек кими.

Бүгенге көндә безнең районда йөклелек букенча 109 хатын-кыз исәптә тора. Без алар белән даими күзәтүләр, профилактик чаралар үткәрәбез. Ә инде алдан бала табу нияте белән килеп күренгән хатын-кыз һәм ир-атларга без һәрчак тиешле ярдәмне күрсәтергә, киңәшләр бирергә әзер. Бездә булачак әниләр мәктәбе, гаилә почмаклары эшли. Баланы алдан шулай планлаштырып тапкан гаиләләрдә сәламәт сабыйлар туу ихтималы күпкә зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев