Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ал.Бистәсендә 53 гаилә йортына янгынны кисәтү җайланмасы куелган

Бурдан кала, уттан калмый, ди халык

Александр Бистәсендә районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында чираттагы семинар-утырыш узды.

 

Утырышта авыл җирлекләрендә вакцинация ясату, язгы кыр эшләре барышы, авыл җирлекләре биләмәсендә ваклап сату турында мәгълүматлар тыңланды. Авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт базарындагы хәлләр, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре әлегә даими контрольдә кала. Җирлектә янгын куркынычсызлыгын игътибарда тоту кирәклеге кызыл җеп булып сузылып барды. Май аенда көннәрнең үтә эссе торуы һәркайда аеруча сак булуны сорый. Узган ел әлеге җирлектә янгын очрагы (аларда ике кеше һәлак) булган. Бурдан кала, уттан калмый бит. Людмила Варганова әйтүенчә, җирлектә төрле хезмәтләр тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре алып барыла. Биләмәдәге 53 гаилә йортына янгынны кисәтү җайланмасы куелган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев