Зәй офыклары

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем...

Язмыш сыгылдырып сынаса да, сынмаган, сыгылмаган кешеләргә сокланырлык. Югары Шепкәдә яшәүче тыл ветераны Зәйнәп Сәфиуллина - авырлык-кайгыларга бирешмичә, ялгызы салмак кына гомер көзеннән атлаучы олпат апаларның берсе.

Бу көннәрдә ветеранның 90 яшьлек юбилее. Кайсы якларда, нинди чишмә сулары эчеп шулай көчле рухлы булган соң ул Зәйнәп апа Сәфиуллина?!
Тумышы белән ул ут күршебез Сарман районы Морбаш авылыннан. Әниләре әтиләрен сугышка озатканда итәк тулы бала белән кала. Ул чор хатын-кызлар, яшүсмерләрнең күргәннәрен язып, аңлатырлык кына түгел. Өстәвенә, сугыш михнәтен күргән Дәүләт ага җиңү яулап кайткач, бер елдан соң бакыйлыкка күчә. Гаилә тагын тол ана кулына кала.
- Әнинең ун баласының дүртесе генә исән калды. Аннан әниебез балалары белән күченеп китә. Әле дә хәтеремдә Югары Мәлемдә Таһира апа Идрисова фатирга яшәргә кертте. Кышны шунда чыктык, -диде Зәйнәп әби, хәтер йомгагын сүтеп.
Тора-бара гаилә авыл Советыннан җир алып, балчыктан йорт салып керә. Гаиләдә Әржүдә, Зәйнәп, Мөбарәк үсә. Аннан алар бергәләп урманнан киртә ташып өй җиткезәләр. Бик авыр яшәп, тормыш итәләр алар. Зәйнәп 1952 елда Югары Шепкәгә Тәүҗип атлы егеткә, Әржүдә исә Югары Мәлем егетенә тормышка чыга.
-Әниебез кул эшенә оста булды. Паласлар, өстәл япмалары, сөлгеләр, күлмәккә тукымалар суга иде. Әти сугышта вакытта да ачлыктан шул осталыгы саклап калды безне, аның осталыгы миңа да күчте, - ди Зәйнәп әби.
Зәйнәп белән Тәүҗип икесе дә матур җырлыйлар: алар мәҗлесләрдә “Яш наратлар” көен сузуга, бар кеше тынып кала торган була. Тәүҗип исә җәмәгатен бик ярата: аңа атап еш ал Зәйнәбем дип җырлый торган була. Зәйнәп олыны - олы, кечене кече итә белә торганнардан. Өч дистә елга якын каенана белән гомер итеп, әниле-кызлы кебек яши алар. Гаиләдә җиде бала туа, шуларның бишесе үсә. Тик 36 яшендә бер улы йөрәк авыруыннан үлеп китә. Зәйнәп бер эштән дә курыкмый: үгез җигеп утын ташый, сыер сава, чөгендер эшли, бәрәңге ала, мүк чыгарып йорт сала, ындыр табагында да эшли, тегермәндә үлән оны да тарта. Һәм менә үлән оны тарттырганда бер кулын өздерә дә инде эшкә үҗәт Зәйнәп.
-1984 елның авырлыгын үзебез генә беләбез, әнкәй тыгылган тегермәнне чистартканда, ул эшләп китеп, кулсыз калды. Тегермәнгә башта бер бармак, аннан икенчесе, аннан кулы кереп китә. Әнкәйне кулсыз күрүгә мин хуштан язып егылдым. Бу вакытта колхоз рәисе Таһир Һадиев иде, кулы, ике бармагы салынган сулы чиләкне күтәреп әнкәй янына йөгереп килеп, Казанга алып барып ялгатыгыз, ди, тик әнкәй бармый, шушылай гына тегегез, -дип сөйли кызы Разия апа ул шомлы көннәрне.
Кул эшенә оста, эшне «күзенә» басып эшләүче Зәйнәп шулай итеп кулсыз кала. Шул килеш тә ул килененә йон-оекбашлар бәйләргә өйрәтә.
Зәйнәп шул хәлендә дә әле ике әби карый.
-Шул әбиләрдә көн саен диярлек кичләрен куна идем һәм шунда чигү чигәргә өйрәнгәнем истә, –ди Разия апа.
Зәйнәп каен апасының улын да үстерешә әле. Әлеге яшүсмер аны Матур апа дип ягымлы итеп эндәшә торган була. Өстәвенә, ул чорларда бер көн дә эштән калмый торган вакыт. Барысына да түзелгән, күнегелгән.
Тәүҗип исә капка, тәрәзә кашагалары ясый, орчык кыра, сәнәк һәм көрәк, чалгы саплый, бура бурый, өй, веранда сала торган була.
-Кышлык утын әзерләү, аны кисү без балалар өстендә булды. Әнкәй бик чиста-пөхтә иде, эшне җиренә җиткереп яки дөрес эшләмәсәк, янадан эшләтә иде, -ди Зәйнәп әбинең ул-кызлары.
Зәйнәп Тәүҗибе вафатын да татар хатын-кызларына хас сабырлык белән кичерә. Әле дә матурлыкны ярата: капка ясатып, койма куйдырган, тәрәзә-ишекләрен, идәннәрен яңарткан. Кыскасы, йорт-җире балкып тора.
Алма агачыннан ерак төшми дип әйтүләре хак. Югары Мәлем авылында күп еллар мәдәният йорты директоры булып эшләгән кызы Разия Рамазанова чигә, тегә, бәйли, лентадан күз явын алырлык картиналар, курчаклар ясый. Улы Рәйхәтнең дә әтисе кебек кулы эшкә ятып тора: күз явын алырлык бирнәлек сандыклар ясый ул. Аларның һәр икесе турында республика газеталарында еш мәкаләләр чыгып тора. Зөлфирә - сатучы, Флүренең үз “КамАЗ”ы бар,үзе кебек бик эш яратучан. Берсеннән-берсе булган дүрт бала, 13 онык һәм 22 оныкчык нәсел башында тора Зәйнәп апа.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: