Зәй офыклары

Алар исеме мәңге онытылмас

Бөек Ватан сугышы илебез генә түгел, барлык кешелек дөньясы өчен канкойгыч вакыйга булды. Аның шаукымы тимәгән бер генә совет гаиләсе дә калмады. Гаилә архивларында халык хәтере салынган шул чор хәрби хөкүмәт бүләкләре, өчпочмаклы хатлар, үлү турында кәгазьләр, фронт фотосурәтләре, исемле сәгатьләр һ.б әйберләр саклана. Сугыш чоры хатирәләре буыннан-буынга тапшырыла. Туган...

Бөек Ватан сугышы илебез генә түгел, барлык кешелек дөньясы өчен канкойгыч вакыйга булды. Аның шаукымы тимәгән бер генә совет гаиләсе дә калмады. Гаилә архивларында халык хәтере салынган шул чор хәрби хөкүмәт бүләкләре, өчпочмаклы хатлар, үлү турында кәгазьләр, фронт фотосурәтләре, исемле сәгатьләр һ.б әйберләр саклана. Сугыш чоры хатирәләре буыннан-буынга тапшырыла.

Туган як тарихын өйрәнү музеенда 3нче мәктәпнең VII класс укучылары өчен "Истә һаман да истә" дип исемләнгән тематик чара уздырылды. "Офицеры" кинофильмы укучыларда сугыш елларын күзалларга ярдәм итте. Малай-кызларда сугыш елларында 1нче мәктәптә укыган укучылар язмышы турында сөйләүче "1941-1942 еллар чыгарылыш укучылары" мультимедиале презентация, "Алар Җиңү алып кайтты", "Хатирә" китаплары кызыксыну уятты. Әлеге китаплар янәшәсендә "Гвардия" эзләнү отряды табып кайткан тутыккан граната, пыяла фляжка сугыш кайтавазы булып тора.

Ю. Бутакова, кече фәнни хезмәткәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: