Зәй офыклары

Алар күңелдә һаман да 18 яшьлек солдат булып калды

13 февральдә Зәй политехник колледжында «Әфганстан - безнең хәтер» тарихи сәгате узды. Чарада студентлар, Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре, педагоглар һәм “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашты.

“Сугышчан бердәмлек” оешмасы әгъзалары –сугышчы-интернационалист Николай Краснов,  чик гаскәрләре ветераны Анатолий Максеев хәрби хезмәт  еллары турында сөйләделәр.
 -Әфган сугышының шомлы җилләре безнең район җирлеген дә читләтеп узмаган, япь-яшь егетләрне таулы-ташлы Әфган җирләренә себереп алып киткән. Зәй районыннан гына да  211 ир-егеткә чәчәк кебек гомерләрен куркыныч астына куеп, Әфган җирендә “кайнар нокталар”да булырга туры килә.  “Кайнар нокталар”да хәрби бурычларын үтәгән райондашларыбызның 9ына туган якларга исән кайтырга насыйп булмаган, - дип студентларны әфган сугышында катнашучы егетләр белән таныштырды музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
 Беренче курс студентларына аларның икесе -  Марат Кәбиров, Володя Кухаревның Зәй колледжында белем алуы, аларның портретлары уку йорты музеенда урын алуы турында бәян ителде. СПТУ-32дә 80нчы елларда эшләгән Тамара Тыткина әлеге егетләр турында сөйләп, аларның күңелдә һаман да 18 яшьлек егетләр булып алуын әйтте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: