Зәй офыклары

Алар халык иминлеге сагында

10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

10  ноябрь  -  Эчке эшләр  органнары  хезмәткәрләре  көне. Халык куркынычсызлыгын, тыныч, рәхәт яшәешен тәэмин итүдә нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре иң мөһим урыннарның берсен тота. Җәмгыятьтәге тынычлык, беренче чиратта, аларның эшчәнлеге белән бәйле. Халык полициягә ышана, үзен яклая-чагына өметләнә. Ә полиция хезмәткәрләре өчен халык ышанычын яулау бик мөһим. Кайсы гына өлкәне алма, халык белән хокук сакчысы арасында ышанычлы мөнәсәбәт булган очракта, җинаятьләр дә тизрәк ачыла, административ хокук бозу очрак-лары да вакытында туктатыла.
Район эчке эшләр органнарында 100дән артык кеше хезмәт куя. Аларның күбесе һөнәри бәйрәмнәрен эштә үткәрә. Районыбыз җирлегендәге социаль һәм икътисади вазгыять, халыкның тынычлыгы-иминлеге һәм үзләрен ышанычлы хис итүе  алар хезмәтенә бәйле.
Зәй полициясе шәһәр-районда яшәүчеләрнең зур хөрмәт-ихтирамын һәм ышанычын казанды. Бүгенге көндә район территориясендәге оператив хәл  тотрыклы. Эчке эшләр бүлеге күп кенә күрсәткечләр буенча рес-публикада алдынгылар рәтендә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: