Зәй офыклары

Алар хәтердә

“Зәй офыклары” газетасының 15 май санында 1941 елда Кәрәкәс авылыннан фронтка киткән (1941 елның 25 июне) икенче әртил солдатлар фотосурәте урын алган иде. Аларның өчесе туган якларга исән-сау кайту бәхетенә ирешә, ә икесе хәбәрсез югала. Әлеге фотосурәттән Кәрәкәс клубы мөдире Рәмзия Зыязова авылдашларын танып, бу турыдагы мәгълүматны редакциягә шалтыратып әйтте.

-Алар – сугышта хәбәрсез югалган Мөхлисулла Исламхуҗин, Вәли Ханнанов, сугыштан илгә җиңү алып кайткан Хуҗиәхмәт Вәлиәхмәтов, Вәдут Галимов, Фәхразый Закировлар, -дип башлады ул сүзен.  
Мөхлисулла Исламхуҗин 1917 елда туа,  1938-1939 елларда Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә  хезмәт итә. 1941 елда Витебск шәһәре янында барган сугышларда һәлак була.
1911 елда туган Вәли Ханнанов (рәсемдә беренче рәттә сул якта) сугышка 1941 елда китә һәм шул китүдән кайтмый.
1909 елгы Хуҗиәхмәт Вәлиәхмәтов сугышның беренче көненнән ахырына кадәр илебез азатлыгы өчен көрәшә. Сугыштан кайткач, колхозда бригадир булып эшли. Тырышып, намус белән  эшли ул. Тормыш иптәше Хәерниса белән үзе кебек эшкә уңган, тырыш җиде бала үстерәләр. 1964 елда бакыйлыкка күчә.  Ветеранның бүгенге көндә биниһая күп бала-оныклары бар.
Вәдут Галимов 1914 елгы, ул да сугышның беренче көненнән ахырына кадәр була. Кайткач колхозны торгызуда зур өлеш кертә.  Төзелеш бригадасында күп еллар хезмәт куеп, авылында шактый объектлар төзи. Хатыны Мөнәвәрә белән гаиләдә биш бала үстерәләр. 1986 елда бакыйлыкка күчә.
Фәхразый Закиров 1918 елгы. Сугышка китеп, Волхов тирәсендә чолганышта калып, әсирлеккә төшә. 1946 елда гына туган авылына кайта. Төзелеш бригадасында эшли, тормыш иптәше Зәйтүнә белән сигез бала үстерәләр. 1974 елда төзелеш барышында гомере аянычлы өзелә.
 -Әлеге авылдашларым белән горурланам, без аларны онытмыйбыз. Алар истә, авылдашлар хәтерендә, - ди Рәмзия.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: