Яңалыклар

Алар рухият, әхлак, матурлыкны саклый

Яз фасылы дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене шулай рухландыра, иҗади мөмкинлекләрен уята. Тормышта һәм сәнгатьтәге гүзәллекне дөрес бәяләргә өйрәтү эшен өлешчә авыл мәдәният йортлары башкара. Хезмәтләре рухият, әхлакый, хакыйкать һәм матурлык башлангычын саклап калуга ярдәм итүдән гыйбарәт. Әлеге җәһәттән Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре эшен үрнәк итеп алырлык.

Гүзәллек дөньясына беренче адым гаиләдә, мәктәптә башлана. Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре cәләтсез бала булмый дигән принциптан чыгып эш итә: алар яшь буынны барлап, сәләтләрен үстерергә тырыша, шуңа да  эшчәнлекләрен мәктәп белән тыгыз элемтәдә алып бара. Шушы максатны күздә тотып,  мәдәният йортында балалар өчен ”Мирас”, ”Шомбай”, “Күңелле карандаш”, ”Ял көне” клублары эшли. Аларда балалар өчен төрле кызык-лы чаралар үткәрелә, алар районкүләм бәйгеләрдә катнашалар. “Шомбай” театр яратучылар түгәрәгенә йөрүчеләр  музыка мәктәбендә узган Муса Җәлилне искә алу кичәсендә уңышлы чыгыш ясады,  “Йолдызлык” фестивалендә призлы урыннар алалар. “Мирас” клубына йөрүчеләр авыл тарихын, аның табигатен өйрәнә, нәсел шәҗәрәләрен төзү өчен материал туплый. Җәйге каникулда биредә “Шаяннар” клуб яны лагере эшләде.  Лагерь программасына төрле форма, жанрдагы чаралар керә. Уен, күңел ачу, викторина, бәйге кебек формалар белән бергә спорт, патриотик, танып белүгә юнәлтелгән төрле бәйрәмнәр, кичәләр оештырыла.
-Гомумән, бездә эшчәнлек мәктәп, укытучылар коллективы белән берлектә алып барыла. Мәктәп директоры Илназ Насыйров - мәдәният йортының иң актив “артистларының” берсе, ул җитәкләгән коллектив  исә төп ярдәмчеләребез. Авыл җирлеге башлыгы Фәнзия  Николаева белән  агрофирма җитәкчесе Сирень Зарипов та матди һәм рухи ярдәм күрсәтә. Алар безнең киңәшчеләребез,  ярдәмчеләребез булу белән бергә  иң оста артистлар да әле, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Сибгатуллина.
Зур чаралар үткәргәндә еш кына  эшмәкәрләр, читтә яшәүче авылдашлары да ярдәм күрсәтә.
Мәлемлеләр иҗади халык: аларда  театр җене “изба-читальня” булган заманнардан ук килә. Бу матур традиция хәзер дә дәвам итә.  Узган ел коллектив  Наил Гаетбайның “Аты барның дәте бар” әсәрен күрсәтеп, районда  призлы урын алды. Театр түгәрәген Татарстанның атказанган артисты Фикърәт Сибгатуллин җитәкли, театр сөюче балаларның “Шомбай” клубы да актив эшләп килә. Шулай итеп, Мәлемдә буыннар арасындагы бәйләнеш өзелми. Аннан биредә Фикърәт Рафикович оештырган “Рамай” ансамбле кыска гына вакыт эчендә танылып, халык мәхәббәтен яулап өлгерде. Күмәк хорга авылдан өч дистәгә якын кеше йөри, алар арасында җирлек, бүлекчә җитәкчелеге булу да үз нәтиҗәсен бирми калмый.  “Туган авылым җырлый” район фестивалендә югарымәлемлеләр  җиңү яулады.
Авыл халкын мәдәният йортына тарту хәзер җиңелләрдән түгел. Шуңа да коллектив отышлы алымнар уйлап табып, халыкның ял сәгатьләрен төрләндерергә тырыша, һәр бәйрәмгә үзенчәлек, яңалыклар кертә. Сабантуйда “Мәлем гүзәле”, “Мәлем гармунчысы” бәйгеләре, ”Аксакаллар парады” үткәрелә. Шунысы игътибарга лаек, гармунчыларга - “Мәлем гармунчысы”, гүзәлләргә “Мәлем гүзәле” ленталары һәм милли калфак,  түбәтәйләр бүләк итү, аксакалларны котлау бәйрәмнәргә ямь өсти. Аналар көнен дә ел саен төрләндерәләр. Узган ел  “Әниләр һәм бәбиләр” тамашасында пролог белән башланып, дефиле белән тәмамланган чыгышны югарымәлемлеләр  җылы кабул итте. Яңа ел бәйрәме дә ел саен төрле сценарий  буенча үзгә үтә, өлкән буынга биредә аерым “Ветеран чыршысы”  оештырыла. Аны апа-агайлар нәниләр кебек көтеп ала.
Китапханә каршында эшләүче “Ахирәт” хатын-кызлар клубы, “Ак калфак” оешмасы да  мәдәният юнәлешендәге эшчәнлектә төп таянычыбыз, ди Лилия Сибгатуллина. “Районым сөлгесе” бәйгесендә алар чиккән эшләр иң яхшысы дип танылып, Гран-при да мәдәният йортына булды. “Җиңгәчәй” ансамбленә алъяпкыч тегеп чигү дә - алар хезмәте.
Ел саен Югары Мәлем мәдәният йортында яратып уздырыла торган “Галиҗәнап авыл хатыны”, “Уйнат, Мәлем, гармуныңны” кичәләре матур гадәткә әйләнеп бара. Проблемалар да юк түгел, мәдәният хезмәткәрләре әйтүенчә, мәдәният йортында заманча сәхнә уты, пәрдәләр, костюмнар юк, ә бит  сәхнә кануннары буенча, чараның югары дәрәҗәдә камил чыгуының яртысы шуларга да бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алар рухият, әхлак, матурлыкны саклый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар