Зәй офыклары

Аларның даны мәңгелек

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре "Аларның исемнәре беркайчан да онытылмаячак" экскурсион шөгыле белән коррекция мәктәбендә булдылар. VI-VII сыйныф укучыларына 1941 елгы чыгарылыш укучылары язмышы, солдат медальоннары, яшьтәшләре - эзләнү отрядлары әгъзалары турында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, Җиңү таңын якынайтуда фронтта һәм тылда үзләреннән...

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре "Аларның исемнәре беркайчан да онытылмаячак" экскурсион шөгыле белән коррекция мәктәбендә булдылар. VI-VII сыйныф укучыларына 1941 елгы чыгарылыш укучылары язмышы, солдат медальоннары, яшьтәшләре - эзләнү отрядлары әгъзалары турында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, Җиңү таңын якынайтуда фронтта һәм тылда үзләреннән өлеш кертүчеләр, геройлар онытылмый. Бу сугышта 26 миллион 600 мең совет кешесе вафат була. Ә Зәйдән 7410 кеше яу кырларында ятып кала.

Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: