Зәй офыклары

Альберт - яшьләр арасында Дөнья беренчелеге чемпионы

Узган ялларда Саба районы Миңгәр Сабантуенда милли көрәш буенча Дөнья чемпионаты узды.

Аның кысаларында 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында көрәш буенча Дөнья беренчелеге оештырылды. Анда  Россия җыелма командасы составында «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Альберт Сәхабиев  катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Якташыбыз  110 килограмм авырлык категориясендә чемпион калды. Аны ярышларга тренер Айрат Минһаҗев әзерләде. Альберт Сәхабиевның әлеге дәрәҗәле бил алышта беренче катнашуы. Тренеры әйтүенчә, якташ көрәшче баллар буенча да, чистага җиңүләре белән дә откан.

Өлкәннәр арасында йөз килограммнан артык авырлыктагы категориядә Россиядән Фирдүс Зәйнуллин җиңде. Көрәшченең көндәше Азәрбайҗанның спорт остасы Җамал Фәйзиев иде. Төп мәйданда ветераннар бил алышты, сәхнәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең җыр театры белән чыгыш ясады.   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: