Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Албистәлеләр ничек көн итә?

Александр Бистәсендә районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында чираттагы семинар-утырыш узды.

Бу авыл җирлеге Александр Бистәсе, Киселевка, Урал, Кызыл Яр авылларын берләштерә. Ул район үзәгенә якын, табигатьнең матур җиренә урнашкан җирлекләрнең берсе.
Семинар эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Семинарның пленар өлешенә кадәр анда катнашучылар «Изге чишмә», храмны карадылар, урта мәктәптә, мәдәният йорты биләмәсендә булдылар. Кунаклар игътибарыннан Андрей Сомов шәхси ярдәмче хуҗалыгы да читтә калмады.
Александр Бистәсе мәктәбендә 56 бала белем һәм тәрбия ала. Аларга 13 укытучы белем бирә. Мәктәп бинасында балалар бакчасы да урнашкан. Бүгенге көндә бирегә дистәдән артык бала йөри.
Мәдәният йорты җылы, уңайлы, якты, анда төрле түгәрәкләр эшли. Биредә хезмәт куючы мәдәният хезмәткәрләре үз эшенең осталары, районда узучы мәдәни чараларда да актив катнашалар. Мәдәният учагы биләмәсендә велоюллар, үзара салым акчасына сатып алынган спорт-уен мәйданчыгы да бар. Мәдәният бинасында урнашкан китапханә эшчәнлеген җәелдерә бара. Аның фондын 10 мең данә китап-басма тәшкил итә. Биредә төрле китап күргәзмәләре эшли, укучыларга берничә төрдә газет-журнал белән таныша ала.

Үткәннәрне барлап, алга карап

Семинарның пленар өлеше Александр Бистәсе мәдәният йортында узды. Җирлек башлыгы Людмила Варганова узган ел, агымдагы елның беренче кварталында җирле үзидарә органының эшчәнлеге һәм алга куелган бурычлар турында сөйләде.
- Халык мәнгфәгатен күз уңында тоткан программалар өчен район җитәкчелегенә, президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Җирлектә “Безнең ишегалды” программасы кысаларында тротуар салу, юлларны киңәйтү, машина кую урыны төзү, балалар мәйданчыгын төзекләндерү, Яңа урамының 35нче санлы күпфатирлы йорты ишегалдына яктырткыч урнаштыру мәсьәләсе хәл ителде, - ди җирлек башлыгы.


Җирлектә энергия саклау программасы буенча яктырткычлар 88 данәдә заманчага алыштырылган. Шуларның 73е – Александр Бистәсенә, 15е - Киселевка авылы урамнарына урнаштырылган. Моннан тыш, биредә юллар ремонтланган һәм башка шундый эшләр башкарылган. Агымдагы елда да шактый эшләр планлаштырыла.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев