Зәй офыклары

Алдан кайгыртыйк

Районда талпан боррелиозы һәм талпан энцефалитына каршы профилактик чараларны көчәйтү алгы планга куелды. Аның кысаларында хәзер вакцинация үткәрү, халык күп йөри торган парклар-ял итү урыннарын талпанга каршы эшкәртү эшләре бара. Баш санитар табиб Икълимә Стефанова белдерүенчә, 2015 елда 385 кеше, талпан кадалып, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән, 74 очракта балаларга ярдәм...

Районда талпан боррелиозы һәм талпан энцефалитына каршы профилактик чараларны көчәйтү алгы планга куелды. Аның кысаларында хәзер вакцинация үткәрү, халык күп йөри торган парклар-ял итү урыннарын талпанга каршы эшкәртү эшләре бара.

Баш санитар табиб Икълимә Стефанова белдерүенчә, 2015 елда 385 кеше, талпан кадалып, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән, 74 очракта балаларга ярдәм кирәк булган. Белгечләр фикеренчә, талпаннардан күчүче инфекция чоры апрельдән октябрьгә кадәр дәвам итә. Ә аеруча биологик актив чор буларак, апрель, май, июнь айлары билгеләнә.

- Акарицидлы эшкәртүләр үткәрү районда 56,4 гектар мәйданны колачлый. Болар - балалар ял лагере территориясе, шәһәр парклары, халык күп җыела торган агачлыклы урыннар. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр буенча, талпан кадалу куркынычы булган территорияләрдә яшәүче-эшләүчеләргә талпан энцефалитына каршы прививкалар ясату каралган. Вакцинация үткәрү, кешеләрне талпан кадалган очракта, куркыныч авырудан саклап калу мөмкинлеге бирә. Шунысын онытырга ярамый, талпаннарның активлык чоры 15 апрельдән башлана дип исәпләнелә, ә прививкадан соң организмда иммунитет барлыкка килү өчен бер ай чамасы вакыт кирәк. Шуңа күрә март азагына кадәр прививкаларны ясатып бетерү кирәк. Быел без план буенча 25 кешегә вакцинация һәм 60 кешегә ревакцинация үткәрергә тиеш, - ди Икълимә Стефанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: