Зәй офыклары

Алдан күрик

Ульян өлкәсендәге шәхси хуҗалыкларның берсендә дуңгызларда африка чумасы авыруы теркәлүе турында хәбәр иткән идек.

Әлеге авыруның Татарстанга үтеп керү куркынычы туу сәбәпле, Түбән Кама дәүләт ветеринария инспекциясе куркынычсызлык буенча барлык таләпләрне үтәүне сорый. Дуңгызларның кинәт үлү очраклары булганда, 6-60-18 (Зәй ветеринария берләшмәсе) һәм (88555) 42-50-44 (Түбән Кама территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе) номерларына шалтыратып, хәбәр итәргә кирәк.
Дуңгызларда африка чумасы – йогышлы авыру, әмма кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз. Икътисади югалтуларга китерсә дә, аның таралуын бары тик карантин чаралары белән генә чикләргә мөмкин.
Хәзерге вакытта шәхси хуҗалык тотучылар, эшмәкәрләр,  дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләре белән әңгәмәләр уздырыла, белешмәлекләр таратыла. Дуңгызларны урамга чыгару тыела, аларны ябык бинада гына асрарга кирәк. Шәхси хуҗалык тотучылар да, эшмәкәрләр дә Россия Федерациясендә 2016 елның 18 июлендә кабул ителгән «Дуңгызлар асрау кагыйдәләре турында» боерыкны мәҗбүри үтәргә тиеш.
Әнәс Сөләйманов,
дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: